

Ир-егетләрне көчле итеп күрергә өйрәнсәк тә, әниләрдә дә үзләре дә аңлата алмаслык рух ныклыгын күрергә була. Әни кеше баласын беркемнән дә рәнҗеттермәячәк, ул авырса – аны дәвалау өчен бөтен көчен салачак. Ул аны җәмгыятьнең бер вәкиле итеп тәрбияләп үстерә, тормышта үз урынын табарга ярдәм итә.
Чыннан да, аналар иңенә төшкән бурычны санап бетерү мөмкин түгел. Әни булу – олы бәхет ул. Ә кулына үзенең беренче нарасыен алган хатын-кыз өчен бу, аеруча, дулкынландыргыч. Мондый шатлыклы вакыйганы үз иңендә тойган аналар күп безнең районда. Алия Гыйдуллина – шундыйларның берсе.
Алия Әхнәви кызы Ишмәмәт авылында күпбалалы гаиләдә иң кечесе булып дөньяга килә. Кәшкәләү мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, Нефтекама шәһәренең машина төзелеше көллиятендә “Янгын хәвефсезлеге” белгечлеген алып чыга. Борай авылы егете Вадим белән танышып, гаилә корып җибәрәләр. Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтендә эшли. Тормыш иптәше Вадим Азат улы үз эшен башлап җибәргәч, буш вакытында Алия дә аңа булыша.
Ана булу турында Алия күптән хыялланып йөри. Ниһаять, яшь Гыйндуллинар малай алып кайталар. Улларына Алан дип исем кушалар.
– Тугыз ай... Юк, гомер буе көткән могҗизам... Кулыма беренче тапкыр улыбызны алу – иң дулкындыргыч вакыт булды. Бәлки анда әни булуымны да бик аңлап та бетермәгәнмендер инде. Вакыт узу белән генә аңлау килә: мин – әни. Көтеп алдык улыбызны. Безнең өчен ул – галәм, дисәк тә була, – ди Алия Әхнәви кызы.
Яшь әти дә буш вакытында улын кулыннан төшерми. “Улым, улымкаем”, – дип кенә тора.
Алия Әхнәви кызының яраткан шөгыле – җырлау. Аның иң кадерле тыңлаучысы – улы Алан.
Аланга әле бер ай ярым гына. Ул баһадирдай ир-ат булып үсеп, әти-әнисен, туганнарын шатландырыр, дип ышанабыз.