Җәмгыять
28 ноябрь 2025, 09:17

Дүрт бәхетем – дүрт байлыгым

Сөте файдалы дип, кәҗә асрый, тәмле ризык булсын дип, кышкылыкка кайнатмалар ясый. Оныкларын, оныкчыкларын карый, токмачлы аш, коймак белән сыйлый. Әкиятләр, дөнья кызыклары сөйләп, барчасының күңелен күрә. Әзәлия Нургалиева үзе дә: “Һаман балалар өчен дип яшим, аларга яхшы булса, миңа да яхшы”, – ди.

Дүрт бәхетем – дүрт байлыгымДүрт бәхетем – дүрт байлыгым
Дүрт бәхетем – дүрт байлыгым


Әзәлия Малик кызы Абдулла авылында туган. Әти-әнисе колхозчылар була. Биш бала үсәләр. Сугыш башланганда Әзәлиягә нибары дүрт яшь кенә була. Әтиләрен, олы яшьтә булуына карамастан, хезмәт армиясенә, ике абыйсын сугышка алалар. Апалары кияүгә чыккан булалар. Аларның ирләрен дә сугышка чакырталар. Сугыш тәмамлангач, әтиләре һәм җизнәләре исән-имин кайтса да, абыйлары яу кырында ятып калалар. Бер җизнәсе озак еллар әсирлектә булып, соңрак кайта.
“Бүгенгедәй хәтеремдә, әти фанердан эшләнгән кара чемодан тотып кайтып керде. Әле дә исән ул чемодан”, – дип искә ала Әзәлия әби әтисе кайткан вакытны.
Бөтен сугыш елы балаларына хас булганча, Әзәлиянең дә балачагы булмый. Аны сугыш ала. Әнисенә, апаларына ияреп, колхозга эшкә чыга. Ачлыгын да күрәләр. Җитмәсә, өс һәм аяк киемнәренә дә кытлык була.
– Хәзерге бәхетле балалар, эш көненең (трудодни) нәрсә икәнен һәм аңа нәрсә биргәннәре турында белмиләр дә. Карга һәм башка кошларның ояларыннан йомыркалар алып, көлгә күмеп ашаганны да аларга күз алдына китерүе кыен. Сугыш еллары балаларының әлеге яшьтәшләре алабута орлыгыннан пешерелгән күмәчнең, чөгендер түбенең, ат кузгалагы җыюның нәрсә икәнен дә белмиләр, әлбәттә. Яз көне, җир кардан ачылу белән, көздән калган бәрәңге җыюның да, аннан пешерелгән коймакның нинди тәмле булуын да белми алар. Без боларны үз җилкәбездә татыдык, – ди Әзәлия әби, ул елларны искә алып.
Борай беренче мәктәбен тәмамлагач, туган авылында колхозда эшли башлый яшь кызыкай. Озак еллар эшләгәч, эшен сәүдә өлкәсендә дәвам итә. 22 ел шунда эшләп, лаеклы ялга чыга. Кырык елдан артык гомум хезмәт стажы булган әби, бүген дә кул кушырып утырмый. Кәҗәсен дә карый, тавыгын да асрый, бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерә.
Булачак тормыш иптәше Рәлиф Нурлыгаян улы белән балачактан ук таныш була Әзәлия Малик кызы. Күрше генә торган яшь әби белән яшь бабайга еш кына кереп йөргән була кызыкай. Аларның уллары Рәлиф белән бергә уйнап үскәннәр, бергә эшләп йөргәннәр алар. Егет армиядән хезмәтен үтәп кайткач, яшьләрнең дуслык җепләре мәхәббәткә әйләнә. Тормыш корып, матур итеп яшәп китәләр яшь Нургалиевлар гаиләсе. Рәлиф Нурлыгаян улы Бөре педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлап, Бустанай авылында укытучы булып хезмәт юлын башлый. Шушы мәктәптә 31 ел мәктәп директоры була. Ул эшләгән чорда Бустанай мәктәбенең гөрләп торган чагы була. Укытучылар, укучылар, аларның әти-әниләре, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре белән уртак тел табып, исеменә тап төшерми, намуслы хезмәтен сала Рәлиф Нурлыгаян улы.
Нургалиевлар гаиләсендә тупырдап торган дүрт малай үсә.
– Әйе, дүртәү. Дүрт бәхетем, дүрт байлыгым. Бүген мин бик бәхетле әни, – ди Әзәлия әби.
Дүртесенә дә югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырганнар алар. Наил уллары Уфа шәһәрендә медицина институтында белем алып, Борай үзәк дәваханәсендә бервакыт терапевт булып эшләп ала. Рәшитләре дә Уфада медицина институтында стоматологка укып чыга. Бүгенге көндә үзенең эшен ачып, район халкына стоматология хезмәтләре күрсәтә. Рәзиф Бөре шәһәрендә педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Нефтекама шәһәрендә мәктәптә укытып, лаеклы ялга чыккан. Төпчек уллары Рамил Башкорт дәүләт аграр университетында укып, экономист дипломы алып чыга. Бүгенге көндә Краснохолмск поселогында яши. Җәен әнисе бакчасында урнашкан умарталыкта уздыра.
Тормыш иптәше Рәлиф белән 58 елга якын иңне иңгә терәп, бер шатлыкны ике, борчуларны уртак итеп, бер-берсенә терәк, балаларына үрнәк булып яшиләр Нургалиевлар.
– Әзәлия әби, сезне белү-челәр эштә дә тынгысыз иде, күптөрле җәмәгать эшләрендә катнашты, дип искә алалар. Балаларыгызны да мактыйлар. Аларны тәрбияләргә көч һәм вакытны кайдан таптыгыз? – дип соравыма аптырап китте әңгәмәдәшем.
– Бер серем дә юк. Үзебез бик интегеп үскәч, балаларны да балачактан ук эшкә өйрәтеп үстердек. Авырлыклар килсә, каушап калмаска өндәдек. Йөгерсәк йөгердек, тик барысына җитешергә, аларны ашатырга, тәрбияләргә бөтен көчебезне бирергә тырыштык. Бөтен максатыбыз – чын кеше тәрбияләү иде. Еллар үтә торды, балалар үсә торды, аларны укытырга кирәк иде. Аллага шөкер, барысы да югары белем алды. Балаларымнан зарланмыйм. Әтиләре бик гади, кешелекле иде. Шулай итеп, гомер үтеп тә китте. 88 яшемә җиттем. Хәзер оныклар тәрбияләшәм. Сигез оныгым, сигез оныкчыгым бар.
Бик озак сөйләшеп утыргач, сүзебезне тәмамлар алдыннан, Әзәлия әби яшьләргә үзенең киңәшләрен дә бирде.
– Бер акыл иясе әйткән бит: “Бала тәрбиялим дип тырышма, балаң үзеңә охшар”, – дигән. Алар әти-әнидән үрнәк ала. Иң беренче тәрбия гаиләдән килә. Эшчән, ярдәмчел, гадел һәм гади булып яшәргә кирәк, балаларың да шулай булачак. Кеше күңеле белән чын кеше булып калырга тиеш.
Әзәлия Нургалиева килен булып төшкән, балалар үскән нигезне саклап, аларга бергә җыелырга сәбәп итеп яши. Балалары җитеш тормышта яшиләр, барысы да укымышлы. Тик әниләре генә аларны кайгыртып яшәүдән туктамый, бу хис аның шәфкатьле йөрәгенең түренә гомерлеккә кереп урнашкан.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас