Җәмгыять
24 ноябрь 2025, 03:00

Эш эзләүчеләр колагына

Борай районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге заманча Кадрлар үзәгенә үзгәртелде. Яңа фирма стиле кертелде, бинага капиталь ремонт ясалды, бу интерьерны һәркем өчен, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен дә үтемле итте.

 

Үзәк начальнигы Гүзәл Сәетова билгеләп үтүенчә, “Ремонт нәтиҗәсендә бездә чаралар үткәрү өчен мәйданнар барлыкка килде. Хәзер без ярминкәләр һәм кадрларны сайлап алуны оештыра алабыз, шулай ук цифрлы мөмкинлекләр залы ярдәмендә тулысынча электрон документ әйләнешенә күчтек. Әгәр мөрәҗәгать итүче документларны мөстәкыйль әзерли алмаса, аңа безнең белгечләр ярдәм итә”.

Бу үзгәрешләр «Кадрлар» милли проекты, «Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында модернизацияләү нәтиҗәсендә мөмкин булды, ул «Русия эше» бренды астында «Демография» программасының дәвамы булып тора.

Иске бинаның стеналары гына калгандыр: Русия буенча бердәм стильгә китереп тирә-юнь яңартыла, эш зоналарына бүленә. Электрон чират системасы корулы, көтү өчен уңайлы шарт хәстәрләнә.  Күмәк кеше җыю өчен конференцияләр залы да бар, ә менә психолог белән шәхсән аралашу өчен – аерым бүлмә. Хәтта, ияреп килгән балаларга уен өчен мәйданчык та кайгыртылган.

Мәшгульлек үзәгендә даими рәвештә төрле очрашулар, консультацияләр, эш эзләүчеләр өчен карьера остаханәләре, өлкән буынның хезмәт һәм социаль активлыгына ярдәм итү көннәре үткәрелә. Чаралар кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күрсәтә торган хезмәтләр: эшкә урнашуга ярдәм күрсәтү, хезмәт базарында ихтыяҗ булган белгечлекләр буенча һөнәри белем алу мөмкинлеге, һөнәри ориентация, социаль адаптация, психологик ярдәм буенча хезмәтләр алу, вакансияләр ярминкәләре һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге үткәрә торган башка чаралар турында фикер алыштылар.

Вакансияләр турында тулырак мәглүмәтне яңыртылган Кадрлар үзәгенең сайтында яисә үзәккә килеп белергә була. Биредә санлы сервислар секторы да булдырылган. Гомумән, турыга эш эзләгән кешегә төрле вариантлар күп тәкъдим ителәчәк.

Үзәкнең адресы: Борай авылы, Ленин урамы, 102 йорт. Телефон +7 (34756) 2-80-59.

Эш вакыты: 9.00-17.00. Төшке аш тәнәфесе 13:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Мәшгульлек үзәгенең барлык филиаллары һәм территориаль бүлекләре өчен бердәм булып тора.

Мәшгульлек үзәге электрон сервислар аша дистанцион форматта актив ярдәм күрсәтә, бу хезмәт күрсәтүнең цифрлаштырылуын һәм оперативлыгын арттыруга ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, эшкә урнашсагыз, сез бу хакта мәшгульлек үзәгенә хәбәр итәргә тиешсез. Пособиене ялган юл белән алырга тырышкан өчен җаваплылык бар.

 

 

 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас