

“Əҗəк авыл магазины мөдире Рəвия иптəш Нурованы хезмəт иялəре мактап телгə ала:
– Кешелəр белəн яхшы мөгамəлə итə. Туган көнеңне котлап дисеңме, туй бүлəгенəме – ул товарларны сиңа шундый оста сайлап бирə!
Рəвия Нурова 1960 елдан бирле сəүдə эшендə.
Башта ул сатучы булды, аннары мөдирлекк күтəрделəр. Ул җитəкчелек иткəн магазин товар əйлəнеше, пай туплау, яңа членнар кабул итү планнарын даими үтəп килə.
Иптəш Нурова культуралы сəүдə оештыруы, тырышып эшлəве өчен берничə тапкы рəхмəтлəр алды. Берничəтапкыр бүлəклəнде, аңа коммунистик хезмəт ударнигы дигəн мактаулы исем бирелде. Урып-җыю һəм дəүлəткə ашлык тапшыру чорында басуларга барып, игенчелəрне көндəлек кирəкле товарлар белəн тəэмин итте. Колхозның терлекчелек фермаларына барып сəүдə итүне дə еш оештыра.
Сатучы Нурова əйбəт сəүдə работнигы булу белəн бергə, хезмəт иялəре арасында масса-аңлату эшлəре алып бара. Шуның нəтиҗəсендə ул үзенə җиткерелгəн 17 мең 200 данə йомырка сатып алу планын 24 мең 556 данəгə җиткереп үтəде.”
Рəвия Нурованың туганнары, балалары, оныклары булса, редакциягə элемтəгə чыгарлар дип өметлəнəбез.