Җәмгыять
21 ноябрь 2025, 06:20

54. Зыяда Садыйкова

Мең төрле авыруларга дəва тапкан, нинди генə кыен чакларда да кешелəрдə өмет уята алган, күпме гомерлəрне саклап калган шəфкать иялəрен без хөрмəт итеп, ак халатлы фəрештəлəр дип йөртəбез.

54. Зыяда Садыйкова54. Зыяда Садыйкова
54. Зыяда Садыйкова

Чираттагы героебыз нəкъ шул һөнəр иясе – Зыяда Садыйкова. Аның турында язма “Алга”ның 1964 елның 23 сентябрь 114 санында басылган. Күлəме буенча зур түгел, тулысы белəн китерəм (орфография һəм пунктуация саклана): “Борай больницасы врачы-невропотологы Зыяда Хəбибовна Садыйкованы халык ярата һəм ихтирам итə. Кешелəргə игътибарлы, ягымлы һəм бигрəк шəфкатьле шул ул.
Иптəш Садыйкова актив җəмəгатьче дə. Икенче ел больницаның профсоюз оешмасына җитəкчелек итə. Халык алдына лекциялəр белəн еш чыга. Авыруга бик тиз ярдəм итəргə кирəк. З.Х.Садыйкова (рəсемдə) шунда ашыга.”

Зыяда Садыйкова туганнары, балалары, оныклары булса, редакциягə элемтəгə чыгарлар дип өметлəнəбез.

Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА
Читайте нас