Җәмгыять
19 ноябрь 2025, 08:05

Намус белəн хезмəт итегез

Армиядə хезмəт итү – һəр гражданинның мактаулы бурычы. Үз Ватаныңны, туган җиреңне, гаилəне чын ир-атлар гына яклый ала. Алар бу авыр,əмма барлык яктан да мөһим тормыш мəктəбен үтеп, чыныгалар. 13 ноябрь көнне янə 11 райондашыбыз, əти-əнилəре, туганнары, якыннары, дуслары, сөйгəннəре белəн бер елга саубуллашып, шушы тормыш мəктəбен үтəргə, олы юлга кузгалдылар.

Намус белəн хезмəт итегезНамус белəн хезмəт итегез
Намус белəн хезмəт итегез

Бу юлы илебезнең төрле төбəклəрендə, Кораллы Көчлəрдə хезмəт итəргə китүчелəр арасында Борайдан Эмиль Сахаутдинов, Ренат Нурисламов, Данил Галиəхмəтов, Илнур Шакиров һəм Владислав Литвинов, шулай ук Чалкак авылыннан Рафаэль Исламов, Тугайдан Руслан Шəфыйков, Таңатар егете Радмир Арсланов, Ишмəмəт авылыннан Илназ Гыйззəтуллин, Бигəнəйдəн Илһам Галиев һəм Яңа Бикмəт авылыннан Павел Игошин (ул иптəшлəренəУфа шəһəрендə кушылачак) булды.

Армиягə китəсе яшьлəргə юлга чыгар алдыннан район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов мөрəҗəгать итте. Гемир Хаҗетдин улы егетлəргə хəрби хезмəткə яхшы өйрəнүлəрен, намус белəн, авырлыклардан курыкмыйча, əти-əнилəре һəм якташлары алар белəн горурланырлык итеп хезмəт итүлəрен һəм туган якларына исəн-сау əйлəнеп кайтуларын телəде.

Ары таба сүзне Мишкə һəм Борай районнары хəрби комиссары, Кораллы Көчлəр майоры Сергей Воро- бьев алды. Үз чыгышында ул армиядə хезмəт итү – ватанпəрвəрлек, тəртиплелек кебек иң яхшы кешелек сыйфатларын формалаштыру мəктəбе, дип ассызыклады. Бу сыйфатлар һəр кешенең тормышында булырга тиеш, дип билгелəп үтте ул. Үгет-нəсыйхəтлəрен шулай ук Наил хəзрəт Мəрданов та җиткерде.

Булачак солдатларның əти-əнилəре дə егетлəргə хəер-фатыйха бирү йөзеннəн телəклəр белдерде. Армия хезмəте хəзер бер ел гына булса да, аерылышу сагышлы шул инде. Əнилəрнең күзлəре яшьлəнде, ничек кенə нык торырга тырышсалар да, əтилəрнең дə дулкынланулары йөзлəренə чыккан иде.

Чара ахырында призывниклар һəм җыелганнар өчен район мəдəният йорты артистлары тарафыннан матур җыр яңгырады.

Аннары армиягə чакырылучылар автобуска утырдылар һəм изге бурычларын үтəргə юлландылар. Кузгалып киткəн автобусны моң-сагыш, шулай ук өмет- ышаныч белəн ничəмə-ничə күз озатып калды...

Кайда гына хезмəт итсəлəр дə, егетлəребезгə армия сафларында чыныгып, чын ир-егет булып, туган якларына исəн-имин əйлəнеп кайтуларын телəп калабыз.

Автор:Чулпан ГОБӘЕВА
Читайте нас