Бүген, 19 ноябрь көнне, Борай авылы клубы сәхнәсендә паспорт тапшыру тантанасы үтте. Чара, традиция буенча, Русия Федерациясе, Башкортстан Республикасы гимннары белән башланды.
Бу мөһим документны 26 якташыбызга район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов тапшырып, аларга илебезнең горур уллары һәм кызлары булуларын теләде. Шулай ук яшь гражданнарга, паспортлардан тыш, истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
Тантаналы чара беренче санлы «Гүзәл» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең матур чыгышлары һәм патриотик рухтагы видеопрезентация белән үрелеп барды.
«Без – Русия гражданнары» Бөтенрусия программасы кысаларында балаларга әлеге документның әһәмияте, шулай ук аңа бәйле хокуклар һәм бурычлар турында сөйләделәр.
Яшүсмерләр үз чиратында сүз тотып, ил алдында булган бурычларны үтәргә, «Русия Федерациясе гражданины» исемен горур йөртергә, өлкәннәрнең ышанычларын акларга дип, вәгъдә бирделәр.
Әлеге вакыйга балалар өчен олы тормышка мөһим адым гына түгел, гражданлык җаваплылыгының һәм патриотизмның әһәмиятен искә төшерү дә булды.