

Участковыйларның заманча тарихы 1923 елның 17 ноябреннəн исəплəнə башлана, нəкъ менə шул вакыттан ул һөнəри бəйрəм булара билгелəп үтелə. Бүген бу хезмəт эчке эшлəр органнары системасында үзəк урыннарны алып тора һəм гражданнарның яшəү урыннары буенча хокукларын һəм иреклəрен яклау гаранты булып исəплəнə. Быел полиция участок уполномоченныйлар хезмəте оешуга 102 ел тулуны билгелəп үтə. Узган гасырда участковыйлар хезмəте исемен һəм буйсынуын үзгəртте. Төрле этапларда ул җəмəгать тəртибен саклау, җинаять эзлəү, штаб бүлекчəлəре структурасына кергəн, лəкин бер нəрсə үзгəрешсез калган – хезмəткəрнең торак секторында хокук тəртибен тəэмин итү буенча беркетелгəн административ участокта эше.
Район эчке эшлəр бүлегендə əлеге вакытта биш участок вəкиле эшли. Биредəге авыр хезмəттə ир-атлар гына түгел, ə гүзəл затларны да күрергə мөмкин. Дистə еллар үз эшен яратып башкаручы Лилия Шəехова күплəргə үрнəк булып тора. Ул ир-атлар белəн беррəттəн район халкы сагында, җинаятьлəргə каршы көрəштə тора. Аның тормыш иптəше Алмаз да бу бүлектə озак еллар эшлəүче хезмəткəр. Алардан кала өлкəн участковый Азат Мөгаллимов, ул Бадрак һəм Вострецово авыллары халкына хезмəт күрсəтə. Шулай ук биредəге тармакта яшьлəр дə бар. Азамат Нургалиев, Денис Садертдиновлар үзлəренə йөклəтелгəн эшкə җаваплы карыйлар. Шушы хезмəткəрлəр белəн полициянең балигъ булмаганнар эшлəре буенча участок вəкалəтле вəкиллəренең бүлек начальнигы ике дистəдəн артык бу структурада хезмəт иткəн Илсур Солтанов җитəкчелек итə.
Участоковый халыкның җəмəгать тəртибен бозмавын күзəтə. Аның аерым игътибары зонасында элек җинаятьлəр кылган кешелəр, имин булмаган ата-аналар һəм башкалар. Участок хезмəткəре мондый кешелəр турында барысын да белергə тиеш. Ул йортларга килə, күршелəре белəн сөйлəшə. Моннан тыш, ул үз участогында рөхсəтле корал хуҗаларын һəм башка күп нəрсəне тикшерергə тиеш. Əгəр участок территориясендə җинаять кылынса, мəгълүмат өчен беренче чиратта аңа мөрəҗəгать итəлəр. Участок хезмəткəрлəре профилактика эше белəн көн саен һəм сəгать саен шөгыльлəнəлəр, халык проблемаларын хəл итəлəр, җəмəгать тəртибен ныгытуга зур өлеш кертəлəр.