

Алар икесе дә бер авылда, ишле гаиләләрдә туып-үскәннәр, бер сукмактан йөргәннәр. Кич-ләрен клубка бергə йөреп, бер-берсен ошатып, бер-берсенә гашыйк булып, шатлыкта да, кайгыда да гел бергә булырга дип вәгъдә биреп, яшьләр 1975 елның ноябрь аенда гаилә учагы кабызып, әти-әниләренә ярдәм, терәк булыр өчен, бәхет эзләп, читкә чыгып китми, аны туган җирләрендә таба.
Исламовлар бер-берсенә таяныч булып, нинди генә авырлыклар булмасын, бирешмиләр, сынмый-сыгылмый, намуслы хезмәт юлы үтәләр. Рәүдәт абый мәктәпне тәмамлап, Венгриядә хезмәт иткәннән соң туган авылында эшкә кала. Озак еллар колхозда комбайнчы-механизатор булып эшли, күпсанлы Рәхмәт хатлары, “Социалистик хезмәт ударнигы” билгесе белән дә бүләкләнә. Үз белдеге белән токарь һөнәрен үзләштереп, хаклы ялга чыкканчы, тимерлектә эшли. Зөһрә апа мәктәпне тәмамлаганнан соң Нефтекама шәһәрендә балалар бакчасында, соңрак сатучы һөнәрен үзләштереп, күрше Шилек авылында эшли. Элеккеге Чапаев исемендәге колхозда озак еллар бригада эшләрендә, фермада исәпләүче булып да хезмәт куярга өлгерә. Бер вакыт комбайнчы ярдәмчесе булып та эшли. Шулай итеп, эш дәверендә дә иренең ярдәмчесе була. Хаклы ялга чыкканчы мәктәптә җыештыручы хезмәтен куя.
Уңган гаилә 1980 елда йорт бетереп чыга. Өч балага гомер бүләк итеп, күркәм тәрбия биреп, олы тормыш юлына бастыра. Әти-әниләре үрнәгендә алар да эшсөяр, тырыш, максатчан булып үсеп җитешә. Һәркайсының үз гаиләсе бар. Олы кызлары Гөлсинә педагогия уку йорты тәмамлап, авылда 25 елдан артык туган мәктәбендә укытучы һәм директор вазыйфаларын башкара. Бүгенге көндә район хакимиятендә төп белгеч булып эшли. Уллары Зөлфәт тормышын техника белән бәйли. Уфада нефть техникумын тәмамлаганнан соң, биредә заводта эшли башлый. Аннары берничә ел дәвамында озын юлда йөк ташу хезмәтен башкара. Бөтен төр техникага да хокугы булган Зөлфәт Рәүдәт улы бүгенге көндә Благовещен шәһәрендә автомәктәптә инструктор вазыйфасын башкара. Төпчекләре Зөлфирә технология-сервис уку йортын тәмамлап, Уфа шәһәрендә кожгалантерея фабрикасында хезмәт юлын башлый. Әлеге вакытта Санкт-Петербург “Фаэтано” фирмасының Уфа филиалында җитәкче булып хезмәт куя.
Юбиляр пар, өлкән яшьтә булуларына карамастан, кош-корт асрап, бакча үстерәләр. Ишек аллары, бакчалары гел караулы, чиста аларның. Гомумән, балалары өчен һәрвакыт терәк һәм таяныч алар. Авылдашлары да аларны тырыш хезмәт белән яшәүләре, ярдәмчел булганнары өчен ихтирам итә. Зөһрә Рәүдәт кызы һәм Рәүдәт Шәйхулла улы баларының һәркайсысының матур тормышына, уңышларына сөенеп, алты оныгын иркәләп, назлап гомер кичерә.
Гомер итү – үргә менү диләр. Ә үргә менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең – ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итә. Бу сүзләрнең тулы мәгънәсен, мөгаен, иңне-иңгә куеп тормыш авырлыкларын җиңеп килгән парлар гына аңлыйдыр. Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул, ә Исламовлар гаиләсе аның ачык мисалы.
Фото гаилә архивыннан.