Җәмгыять
14 ноябрь 2025, 11:02

«Алга»ның 95 герое. 53. Рәсим Багманов

Ветеринар җирдә иң катлаулы һөнәрләрнең берсе булып санала, аның билгеләнешендә тирән мәгънә салынган – хайваннар сәламәтлеген саклау аша кешенекен саклау.

Чираттагы героебыз да – ветеринар фельдшер Рәсим Багманов. Аның турында язманы “Алга”ның 1964 ел 5 август 93 санында таптым. Авторы М.Каюмов. Мәкалә “Тынгысыз профессия кешесе” дип атала:

“Урамнарда аяк тавышы тынды. Тәрәзәләрдә утлар сүнде. Авыл татлы йокыга талды. Бу төнне тик ветфельдшер Рәсим Багмановның гына күзенә йокы кермәде. Аның күңеле тыныч түгел иде. Кемнедер көтте. Аңа менә килерләр дә: “Энем, ярдәм итә күрсәңче, малларыбыз чирли бит”, – дип әйтерләр төсле тоелды. Чынлап та, азмы-күпме вакыт узмады, берәү ишек шакыды. Бу төзелеш бригадасы бригадиры Карам Закиров иде.

– Сыерыбыз үлә, – диде ул. Дулкынланудан ахры, башка бер сүз дә өсти алмады. Рәсим тиз генә киенде дә, дарулар, кирәк-яраклар салынган кечкенә чемоданын эләктереп ярдәмгә ашыкты. Ул килеп җиткәндә сыер өзгәләнеп, калын гына түшәлгән саламда иде. Рәсим үзенчә бер җитезлек белән чишенеп халатын иңенә салды да, сыер янына чүгәләп градусник куйды. Температурасы югары, сыерга менә-менә үлем киләчәге көтелә иде.

– Яман шеш, – диде Багманов диагноз куеп, һәм фонарь яктысындагы даруларын актара башлады.

– Исән калырмы, энем?

– Кайгырма, абый, һичшиксез исән калачак...

Ниһаять, сыер җиңел сулагандай булды.

Рәсим эшне бетереп киенеп ятканда гына кемдер абзар ишеге артыннан:

– Рәсим монда юкмы? – дип сорады.– Сыерыбыз чирләп китте, зинһар барып карасана...

Әле генә бозаулаган, мускуллар эшчәнлеге нык кимегән, хәлсезләнгән сыер аягына чак-чак басып тора. Аны акрын гына искән җил дә аударыр кебек.

– Нәрсә булган соң моңа? – ди Гафур Хәмитов.

– Тулы булмаган паралич. Бозаулаганнан соң сыерда мондый чир булгалый.

Ветфельдшер шунда ук эшкә керешә. Булган мөмкинлекләрдән файдалана башлый. Инструкция буенча тиешле ветеринар ярдәм күрсәткәннән соң, сыер бераз хәл ала. Инде аның яшәячәгенә шик калмый.

Рәсим кайтканда вакыт соң иде инде. Бик нык арыса да аңа рәхәт кебек. Күңелендә ниндидер җылылык тууын сизде ул. Кайтып яткач та Рәсим тиз генә йокыга китә алмады.

Нәрсәгәдер ерак үткәннәре күз алдына килде.

... 1941 елны 16 яшьлек Рәсим Борайда ачылган ветеринария мәктәбенә укырга керде. Бала чагын мал-туар арасында үткәргән зирәк һәм сәләтле малайга үзе сайлаган профессия бик ошады. Шуңа да ул укуга бөтен тырышлыгын салып, ветеринария мәктәбен уңышлы тәмамлап чыкты. Аны шул ук елны Борай район үзәгендәге ветпунктка эшкә калдырдылар. Яшь ветфельдшерга җиңел булмады. Сугыш бара, Ватан өчен кан түгелә иде. Рәсимнәр көненә икешәр йөз ветеринар осмотр үткәреп, фронтка озатып тордылар. Күп тә үтмәде, белемен камилләштерү өчен аны Бөре шәһәренә җибәрделәр. Ветеринар лабораториядә практик эшләр, туктаусыз уку, өйрәнү Рәсимгә шактый тәҗрибә тупларга ярдәм итте. 1947 елны аны Кәшкәләү авылына участок ветфельдшеры итеп җибәрделәр. Рәсим анда да үзен сынатмады. Үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән кешене бик яратып каршы алдылар. Ул монда да халык ихтирамын яулап өлгерде. Ә 1954 елны ул Калтасы районына күчте. Кайда гына бармасын, оста куллы, тәҗрибәле ветфельдшер халык өчен тырышты. Колхоз малларына төн йокламый прививка ясаган чаклары күп булды аның. Безнең якларда берничә ел рәттән тилчә авыруы чыгып, терлекләрнең гомерен куркыныч астына куйды. Ул заманнарда колхоз да экономик яктан ныклы түгел, мал азыклары да җитәрлек хәзерләнми, шуңа терлекләр авыруга тиз бирешүчән иде. Шулай да вакытында чарасын күрү, авыру белән туктаусыз көрәшү югалтуларга юл куймады.

1964 елны Рәсим үзенең туган якларына кайтты һәм Карл Маркс исемендәге колхозга эшкә урнашты.

... И, үткән гомер! Ниләр генә булмады, ниләр генә күрмәде Багманов терлекләр гомерен саклап уздырган 20 елдан артык вакыт эчендә. Башта сөйләп узган күренешләрнең исәбенә чыгарлык та түгелдер. Ул көндез дә, төнлә дә тынгы белми. Шулай да үзенең шундый профессия сайлавына һич тә үкенми, киресенчә, шатлана һәм үзен бәхетле кешеләрдән саный. Бәлки чын бәхет тынгысыз профессия кешесе булудадыр.”

Геройларыбызның туганнарын, танышларын тапсак, без бик шатланабыз. Элеккеге хезмәттәшебез, озак еллар “Алга” гәзите редакциясендә эшләгән Рафига Усманова аша Рәсим Багмановның кызы Илүсә белән элемтәгә чыктым. Ул Чиләбе өлкәсе Сатка шәһәрендә гомер итә икән. Илүсә апа әтисе турында бик җылы истәлекләре белән уртаклашты. 

– Сез дәшкәч, мин бик дулкынландым. Ничә еллар узып газиз кешебезне искә алганыгыз өчен бик зур рәхмәт (мондый сүзләрне ишеткәч, үземә икеләтә дулыкынландыргыч булды, бер яклап кемнеңдер кадерле кешесен искә алып, күңелендә горурлык, шатлык хисләре уятсак, икенче яклап бик кирәкле эш башкарганыбызны аңладым).
Безнең әти 1925 елның 29 декабрендә Бустанай авылында туган. 17 яшендә ул Борай авылының ветеринар даруханәсендә мөдир булып эшли башлый. Аны Бөек Ватан сугышына алмыйлар, бронь буенча калдыралар. Кәшкәләү авылында участок ветфельдшеры булып эшли, аннары Калтасы районына күчәләр. Анда да үзен сынатмый, эшен лаеклы башкарып, халык, җитәкчелек ихтирамын яулый. Әниебез Гөлсинә Шәрәфгали кызы белән матур гаилә коралар. Әни дә ветеринар табиб булып эшләде.

Әти бик яхшы кеше иде, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән хезмәткәр, яратучы тормыш иптәше, кайгыртучан әти булды. Ярдәм сорап килгән бер кешене дә кире бормады, бик кешелекле иде ул. Әти үз эшенә тугры булып 72 яшенә кадәр ветеринария участогы мөдире булып хезмәт салды.

Без бик тату, күпбалалы гаиләдә үстек. Балаларның иң олысы Илсөяр Удмуртия республикасында яши. Икенчесе, мин, Чиләбе өлкәсенең Сатка шәһәрендә яшим, Гөлшат башкалабыз Мәскәүдә гомер итә, Рөстәм Чиләбе өлкәсе Сөләй бистәсендә яши, Гөл-нара – Румыниядә Будапешт шәһәрендә. Кызганычка каршы, сеңлебез Лүзә инде исән түгел.
Ветеринар фельдшер булып эшләгән Рәсим Багманов үз һөнәренең осталык һәм җаваплылык таләп итүен аңлап, терлекләрдәге авыруларны ки-сәтү буенча шактый эш башкарган. Әлбәттә, Рәсим Багманов “Алга”ның 95 герое арасында булырга лаек.

Фото Илүсә Багманованың шәхси архивыннан.

Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА.
Читайте нас