

Сез дә укып карагыз әле:
“Бу тыйнак егет – Чалкак авылындагы клуб мөдире Камил Садретдинов. Аның егет буларак та, мөдир буларак та килмәгән җире юк. Сыздырып баянда уйный, өздереп бии, күңелләрне җилкендерерлек итеп җырлый белә ул. Ә кешеләргә мөнәсәбәте, ягымлы итеп, йомшак кына сөйләшүләре – җаныңны эретерлек.
Ул сәләтле оештыручы да. Шуңа күрә клубта эш гөрләп тора. Монда нинди булса да культура-масса чарасы үткәрелми калган көн булмый. Я концерт, я доклад яки лекция, я тематик кичә була.
Клубның үзешчән сәнгать коллективы күрше авылларга чыгып та халыкка культура хезмәте күрсәтә.
– Безнең Камил! – авылдашлары аны үз итеп шулай дип кенә йөртәләр.
– Авылның яме ул, – диләр яшьләр аның турында һәм ул оештырган эшләрдә катнашырга атлыгып торалар.”
Камил Садретдинов турында белүчеләр, аның туганнары, балалары, оныклары булса, редакциягә элемтәгә чыгарлар дип өметләнәбез.