Җәмгыять
14 ноябрь 2025, 05:09

«Алга»ның 95 герое. 51. Шайдияр Суфияров

“Алга”ның чираттагы герое – Шайдияр Суфияров. Аның турында язманы гәзитнең 1964 ел 16 февраль 21 санында таптым. Авторы Ә.Гумеров.

Күләме зур түгел (орфография һәм пунктуация саклана):

“Борай авылы үзәгендәге бер бинада парикмахерская урнашкан. Ул халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатыныкы. Анда һәркөн кешеләр күп була. Мин үзем дә күп вакыт чәч-сакалларымны шунда алдырам.

Даими клиент буларак, минем монда эшләүче бер парикмахерны мактап телгә аласым килә. Хәер, мин генә түгел, аны күпләр мактап сөйли. Ул – Суфияров.

Парикмахер Шайдияр Суфияров биредә күп еллардан бирле эшли. Ул үз эшен сөеп башкара, прическаларның һәр төрен яхшы белә. Һич кабаланмый, үз эшенең остасы икәнен күрсәтә. Шуңа күрә дә жалоба һәм тәкъдимнәр кенәгәсендә Суфияров турында бик күп клиентларның мактап язган язуларын укыйсың.

Иптәш Суфияров кешеләр белән һәрвакыт яхшы мөгамәләдә. Без, клиентлар, аңа эшендә уңышлар телибез.”

Шайдияр Суфияров турында белүчеләр, аның туганнары, балалары, оныклары булса, редакциягә элемтәгә чыгарлар дип өметләнәбез.

Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА.
Читайте нас