Җәмгыять
13 ноябрь 2025, 04:25

Гомер сукмагыннан парлап узу – үзе бер бәхет

Авыл үзенең тырыш кешеләре белән дан тота. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, кадерен белү генә гаиләне бердәм һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Иске Карагыш авылында гомер итүче Фәйрүзә һәм Фәнис Зыятдиновлар да шундыйларның берсе. Тырыш, уңган, барысына үз хезмәтләре, көчләре белән ирешкән бу гаилә олы ихтирамга лаек.

Гомер сукмагыннан  парлап узу – үзе бер бәхетГомер сукмагыннан  парлап узу – үзе бер бәхет
Гомер сукмагыннан парлап узу – үзе бер бәхет

Фәйрүзә апа белән Фәнис абый бер-берсен балачактан ук беләләр. Алар икесе дә тумышлары белән Иске Карагыш авылыннан. Бер мәктәптә укып, күрше урамда яшәп, дус булып үсәләр. Шуңа күрә аларның тормышка карашлары да охшаш. Кечкенәдән эшләп үскән, уйлап эш итүчән, үз дигәненә ирешү өчен барлык кыенлыкларны җиңәргә өйрәнгән Зыятдиновлар беркая да читкә чыгып китмичә, шушы туган авылларында төпләнеп калалар. Өч балага гомер бүләк итеп, аларның һәммәсен дә укытып, үзаллы тормыш юлына бастыралар. Римма, Рәмилә һәм Булат – өчесе дә Түбән Камада матур тормыш корып, эшләп, яшәп яталар. Кешенең тормыш юлы карап торуга гына бик ансат барган кебек шул. Ә аның эченә кереп карасаң, анда күпме авырлыклар булуын алар үзләре генә белә. Фәйрүзә апа да бәләкәйдән тормыш ачысын үз иңендә татыган кеше. Гади колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала ул. Бәләкәйдән әни назыннан мәхрүм булырмын дип ул күз алдына да китерми. Тик кызганычка каршы Фәйрүзә апа беренче сыйныфта укыган вакытында әнисе гүр иясе була. Әтисе берсеннән-берсе бәләкәй дүрт бала белән ялгыз кала. Гаилә башлыгы балаларны тәрбияләү өчен алар янына үги ана алып кайта.
– Сәйдә әни безгә үги кебек булмады. Безне беркайчан да чит типмәде, җәберләмәде, ач итмәде, үз балалары кебек күрде. Шуңа бүгенге көндә дә аның рухына дога кылдырып, хәер биреп торабыз, – ди Фәйрүзә апа үзенең балачагын хәтерләп.
Мәктәп елларын яхшы билгеләренә тәмамлаган кыз һөнәри белем алу өчен Нефтекама шәһәренә юллана. Ялларга авылга кайтып йөри, кичен клубка чыга. Булачак тормыш иптәше Фәнис Сәлих улы да яңа гына армиядән кайтып, дуслары белән очрашуга чыккан чагы була. Бәләкәйдән бер-берсен белгән кыз белән егет арасында мәхәббәт уты кабынып, матур бер гаиләгә әверелә.
– Фәнис колхозда тракторда эшләгән вакыты. Дуслары белән сөйләшеп торганда, Фәнис, син ник өйләнмисең, дигәч ул, елмаеп кына, мин булачак хатынымны трактор арбасына утыртып кына алып кайтам, дип шаярта торган булган. Һәм аның шаяруы чынга ашып куйды да инде. Апрель аенда авыл урамнарында йөрерлек түгел, пычрак иде. Мин килен булып Фәнисләрнең йортына трактор арбасына утырып төштем, – дип шатлыклы хисләр белән сөйли үзенең килен булып төшкән матур мизгелен Фәйрүзә ханым.
Фәнис ага үзенең әти-әнисенең иң олы баласы булып дөньяга килә. Шулай ук туган авылында мәктәп елларын узып, армия сафына алына. Хәрби хезмәттән соң инде тракторчы таныклыгы алып, туган колхозында эшли. Дүрт дистәгә якын чылбырлы тракторда эшләүче тәҗрибәле механизатор ул, үз эшенең остасы. Моны исә әле эшләп йөргән хуҗалык башлыгы Флорис Шакиров та исбатлый.
– Без үз гомеребездә хезмәт итми тормадык. Бәләкәйдән әти-әниләребез кул арасына керергә өйрәтеп үстерделәр. Гаилә корып яши башалагач та, икебез дә элеккеге “Волга” колхозында – мин фермада сыер савучы, ә Фәнис механизатор булып эшләдек. Күңелле иде ул чаклар, колхозлар гөрләп торды. Сыер фермалары маллар белән тулы, ә басуларда күкрәп иген үсә иде. Шушы мизгелләргә чуалып, икебез дә эшләдек, – дип сөйләп алды үзенең уй-кичерешләре турында Фәйрүзә ханым.
Зыятдиновлар бик матур гомер кичерәләр. Балалары да әти-әнисенең хәер-фатыйхасын алып эш итәләр, әни-әти фикере алар өчен зур кыйммәткә ия.
Авыл халкы да шушы гаиләгә карата яхшы мөнәсәбәттә, алар турында гел мактап телгә алалар.
– Пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче, үрнәк алырдай, мактап сөйләрдәй гаиләләр булу – зур куаныч. Мондый парларга караган саен соклану, олы ихтирам, ак көнләшү хисе арта. Фәйрүзә апа белән Фәнис абый бик сәләтле кешеләр, алар район конкурсларында, авылда узган бөтен мәдәни чараның да уртасындалар, – ди авыл клубы мөдире Роза Солтанова, сүзгә кушылып.
Күпләп мал да асрыйлар, кош-корт та үрчетәләр. Тырыш, уңган Зыятдиновлар зур, матур йортта яшиләр. Алар яшәгән урамга килеп керү белән, биредә булдыклы кешеләр гомер итүен күрсәтеп, йортлары әллә кайдан ук балкып, үзенә тартып утыра. Бар җир төзек, һәрнәрсә үз урынында, йорт тирәсендә тәртип, пөхтәлек күзгә ташлана. Бу матур пар яшәү мәгънәсен аңлап, тормыш кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып торалар. Бар нәрсәләре җитеш, тормышлары түгәрәк, үзләре күркәм.
– Туган авылыбызда калуыбызга һич үкенмибез. Әмма балалар еракта булуы гына бераз күңелне кыра. Аларның кайтуын сагынып, юксынып көтеп алабыз, үзебез дә барабыз. Безнең өчен авыл тормышы бик якын. Кечкенәдән эшләп, йорт эчендә әти-әниләргә булышып үстек. Шуңа да тик торырга күнекмәгәнбез. Томыш иптәшем дә эшкә бик уңган, тырыш кеше. Нәрсәгә тотына, барысын да булдыра. Матур яшәргә телисең икән, тырышырга, көч салырга, эшләргә кирәк, – ди Фәйрүзә Сәлимгәрәй кызы.
– Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бер-береңә мәхәббәт, ышаныч, аңлашуга нигезләнә. Шул очракта гына гаиләдә һәркем бәхетле була ала, – ди алар. Әйе чынлап та, биредә бер-береңә хөрмәт, ярату күзгә ташлана. Һәр эшне бергә киңәшләшеп башкара алар. Шуңа күрә дә тормышлары да матур, күпләр сокланырлык.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас