

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров "Туры эфир"да сорауларга җавап бирә. Благовещен шәһәрендә яшәүчеләр андагы Башкорт архитектура колледжы ябылу турындагы имеш-миммешләрнең дөресме икәнен ачыклады.
- Соңгы елларда без, киресенчә, урта һөнәри белем бирү системасын үстерүгә зур игътибар бирәбез. Республикада 92 колледж бар, моннан тыш, аларның филиаллары да нәтиҗәле эшли. Ә Благовещен шәһәренә килгәндә, шуны әйтәсем килә: биредә 3 колледж бар, без аларны берләштерергә уйлыйбыз. Оптимальләштерү булачак, шул ук вакытта бу уку сыйфатын да күтәрәчәк.
Мәскәүдә, мәсәлән, берничә мең бала укыган уку комплекслары бар. Анда бездәге кебек директорлар күп түгел. Гомумән, колледжлар - сәнәгатьнең һәм авыл хуҗалыгының нигезе. Без аларны арытаба да үстерәчәкбез, - диде Радий Фәрит улы.