Җәмгыять
11 ноябрь 2025, 15:21

Әлеге вакытка 4 меңнән күбрәк сорау килде

Радий Хәбиров бүген берничә дистә сорауга җавап бирәчәген әйтте.

Әлеге вакытка 4 меңнән күбрәк сорау килдеӘлеге вакытка 4 меңнән күбрәк сорау килде
Әлеге вакытка 4 меңнән күбрәк сорау килде

- Безгә килгән сораулар буенча арытаба да эшләячәкбез. Былтыр, мәсәлән, бер атна эчендә 600дән артык сорау хәл ителде.
Сорауларның төрлесе бар. Кайберләре озак вакыт һәм зур капитал таләп итә.
Әллә нинди катлаулы фаразлар ясарга нигез юк. Икътисад тотрыклы. Без 6 ел даими үсештә булдык, бары бер елда гына бераз авырлыклар булды. Төбәк продуктлары, эш хаклары, барысы да плюс белән бара. Торак төзүдә авырлыклар бар, анысын да үстерәчәкбез. Социаль эшләрне башкаруга җитди игътибар бирәбез.

Авырлык, дигәннән, халыкның ял итәргә вакыты булмавын ассызыклыйсым килә. Ковидтан чыктык та, СВО башлады, шул ук вакытта санкцияләр авырлыклар тудырды. Әмма без үсәбез, ныклы аякта басып торабыз, - диде ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас