

Заман талəплəренə җавап биргəн, барлык уңайлыклары да булган яңа фельдшер- акушерлык пункты ачылу – һичшиксез, авыл өчен сөенечле вакыйга. ФАП мəйданы 108 квадрат метр тəшкил итə. Биредə фельдшер кабинеты, процедуралар бүлмəлəре урнашкан. Пунктка инде суы да кертелгəн, канализациясе дə бар, җылылык белəн тəэмин ителгəн. Физик мөмкинлеклəречикле кешелəр өчен пандус та каралган.
Фельдшер-акушерлык пунктын тантаналы ачу чарасында район хакимияте башлыгының урынбасары Гемир Нуртдинов, район үзəк дəваханəсе баш табибы Радик Хəсəнов, Чалкак авыл билəмəсе башлыгы Ришат Нигамəтҗанов катнашты.
– Районыбызда «Сəламəтлек саклау» милли проекты буенча сигез ФАП ачылды. Халыкның сəламəт булуы – дəүлəт иминлеге нигезе. Шуңа да сəламəтлек саклау, халыкка медицина хезмəте күрсəтү, профилактик чаралар күрү өчен авыл җирлеклəрендə заманча медпунктлар ачылып тора. Фельдшерларга – эшлəр өчен, халыкка медицина хезмəте алу өчен биредə бөтен шартлар да тудырылган. Афəтлəр, фаҗигалəр булмасын. Бирегəсəламəтлегегезне саклау, профилактик чарала үтү өчен генə килергə язсын. Барыгызга ныклы сəламəтлек, имин тормыш телим, – диде Гемир Хаҗетдин улы, фельдшер-акушерлык пункты ачылу белəн тəбрик итеп.
Районы үзəк дəваханəсе баш табибы Радик Хəсəнов та котлау сүзлəрен җиткерде. Ул да бүгенге катлаулы чорда сəламəтлеккə аерата игътибарлы булырга чакырды. Чалкак авыл билəмəсе башлыгының да чыгышында шул ассызыкланды.
– Бу безнең халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга мөһим адым. Бүген авыл халкын күрү, алар белəн аралашу, аларның ихтыяҗлары һəм өметлəре турында белү аеруча күңелле булды. Мондый очрашулар һəрвакыт безнең эшнең никадəр мөһим булуы искə төшерə һəм рухландыра, – дип чыгыш ясады Чалка авыл билəмəсе башлыгы Ришат Нигамəтҗанов.
Республика Башлыгы Радий Хəбировка, район хакимияте башлыгы Рушан Гəрəевка фельдшер-акушерлык пунктын кыска гына вакытта төзеп, файдалануга тапшырулары өчен зур рəхмəт белдерде чалкаклылар.
Биредəге фельдшер-акушерлык пунктында дүрт дистə елга якын эшлəүче шəфкать туташы Гөлзилə Бадыйкова һəм район үзəгеннəн килəн табиблар эшлəячəк. Гөлзилə ханым – тəҗрибəле белгеч, ул инде авылда хөрмəт казанган, күплəрнең гомерен саклап калган, үз һөнəренең чын остасы. Бу яктан авыл халкы бəхетле.
Район җитəкчелəре һəм килгəн кунаклар фельдшер- акушерлык пунктының эченə дə кереп карадылар, андагы заманча җиһазлар белəн таныш- тылар. Барысына да уңай бəя бирелде.
Фельдшер-акушерлык пункты ачылу чын-чынлап зур бəйрəм төсен алды. Көтеп алынган вакыйга авыл бəйрə- менə əйлəнде. Тышкы яктан матур итеп бизəлгəн яңа бина ерактан ук халыкны үзенə тартып торды. Шуңа өстəп, җыр-моңнар да чалкаклыларны үзенə җəлеп итте. Чараны шушы авыл клубының культура җитəкчесе Регина Фазытдинова матур итеп алып барды.
Район үзəк дəваханəсенең баш табибы Радик Хəсəнов: “Яңа бина авыл халкына беренче ярдəм күрсəтүнең сыйфатын арттырырга ярдəм итə. Медицина хезмəткəрлəренең эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек тудыра. Уңайлы һəм җылы бина эчендə беренче ярдəм күрсəтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Моның өчен без Республика Башлыгы Радий Хəбировка зур рəхмəтлəребезне җиткерəбез”.