

Менə ике елдан артыкинде Русия Эчке эшлəрминистрлыгының Борай районы буенча эчке эшлəр бүлеге белəн полиция подполковнигы Илдар Гаскəров җитəкчелек итə. Аның бердəм урынбасарлары – эчке хезмəт подполковнигы Илфат Галиев,шəхси состав белəн эшлəү буенча төркем җитəкчесе, полиция подполковнигы Артур Əмиров, тикшерү төркеме начальнигы, юстиция майоры Марат Бəдертдинов ярдəме белəн, уяулыклары нигезендə бəхетсезлек очракларына юл куелмый.
Белүебезчə, полиция хезмəткəре кебек бер генə һөнəр дə җəмгыятьтə шуның кадəр каршылыкка очрамый. Алар көн саен төрле кешелəр белəн очрашалар, эшлилəр. Алар арасында зыян күрүчелəр дə бар, җинаятьчелəр дə. Авыр хезмəт шартлары, даими психологик стресслар, проблемалы контингент белəн даими очрашулар белəн бергə үзеңə кеше булып кала белергə кирəк – шушы катлаулы сорауларны эчке эшлəр органы хезмəткəрлəре көн саен хəл итə.
Дежур часть – эчке эшлəр органнарының йөрəге. Чөнки полицияэшчəнлеген əлеге хезмəттəн башка күз алдына китереп булмый. Төрле җинаятьлəр турындагы беренче шалтыратулар нəкъ менə дежур частька килə. Күп кенə җинаятьлəрнең ачылышы биредəге хезмəткəрлəрнең грамоталы эшлəвенə бəйле. Биредə тəүлек əйлəнəсенə мəгълүмат кабул ителə. Дежур бүлектə бер минутка да тынычлык юк. Без барган көнне оператив дежурный полиция капитаны Илдар Галиев, аның ярдəмчесе полиция сержанты Наилə Усманова, тыл начальнигы, эчке хезмəт подполковнигы Илдар Гыйззəтуллин һəм баш бухгалтер, эчке хезмəт майоры Вадим Баһаутдиновларның эш вакыты иде. Замана үзгəргəн саен полиция хезмəткəрлəренең эше авырая бара. Урлашу, тəртип бозу, җинаять эшлəү янына төрле алымнар белəн халыкны алдаучы мошенниклар да барлыкка килде.
Полиция начальнигы урынбасары, полиция майоры Ренат Əхəтов, участок уполномоченныйлары бүлеге һəм балигъ булмаганнар эшлəре буенча бүлекчə начальнигы, полиция майоры Илсур Солтанов, өлкəн кинолог, полиция капитаны Илфат Ша-киров һəм балигъ булмаганнар эшлəре буенча инспектор, полиция өлкəн лейтенанты Резеда Гыйльметдинова.
Административ күзəтчелекнең өлкəн инспекторы, полиция капитаны Диларə Гыйльманшина.
Шəхси состав белəн эшлəү буенча төркеменең өлкəн белгече, полициянең кече лейтенанты Фəйрүзə Хəсəнова.
Дəүлəт автомобиль инспекциясе начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны Илнур Миңнегулов, юл-патруль хезмəте инспекторы, полиция капитаны Инсур Фазлыйəхмəтов, юл хəрəкəте иминлеген пропагандалау буенча инспектор, полиция өлкəн лейтенанты Гөлназ Əслəмова – юл хəрəкəте хəвефсезлегендə тəҗрибəле хезмəткəрлəр. Елның нинди фасылы, тəүлекнең нинди вакытыбулуына карамастан, алар урам һəм юлларга патрульлек итеп, шəхси вакытлары белəн исəплəшми хезмəт итəлəр. Аларның тугры хезмəтлəре белəн күпме юл фаҗигасенə киртə куелган, күпме кешелəрнең гомере сакланып калынган. Бу өлкəдə эшлəүчелəрнең күңелсез хəллəр булмасын өчен төп эше профилактикалау, рейдлар үткəрү, юл хəрəкəтендə хəвефсезлек тəэмин итү.