Җәмгыять
7 ноябрь 2025, 11:17

Авылга керә торган юл төзекләндерелде

Республикада яшәүче һәр кешенең Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка үз соравын бирү мөмкинлеге бар. Быел туры линия 11 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә узачак. Трансляция республиканың төп массакүләм мәгълүмат чараларының туры эфирында һәм төбәк җитәкчесенең социаль челтәрләрендә алып барылачак.

Авылга керә торган юл төзекләндерелдеАвылга керә торган юл төзекләндерелде
Авылга керә торган юл төзекләндерелде

Быел Чалкак авылы халкы күптән көтелгән бүләккә ия булды – авылдан Дүртөйле – Борай трассасына чыга торган юлга ремонт ясалды. Бу вакыйгага халыкның актив гражданлык позициясе ярдәм итте.


2024 елда Чалкак авылы депутаты, озак еллар авыл мәктәбе директоры Динар Гатауллин Башкортстан Республикасы Башлыгының туры линиясенә мөрәҗәгать җибәргән була. Ул моңарчы күптәннән ремонтланмаган һәм авыл халкы өчен чын баш авыртуы булган юлның аяныч хәлдә булуына игътибар итте.


"Радий Фәрит улы, без сездән авылны Борай авылы белән Дүртөйле шәһәрен тоташтыручы 4,5 километр озынлыктагы подъезд юлын ремонтлауда ярдәм итүегезне үтенәбез. Бу юл бик начар хәлдә. Ул 1995 елдан бирле ремонтланмаган. Бу автомобиль юлы буйлап бик күп транспорт уза. Көненә дүрт тапкыр мәктәп автобусы үтә. Сездән бу автоюлны ремонтлауда ярдәм итүегезне үтенәбез," – дип язган Динар Фатыйх улы.


Республика Башлыгы Радий Хәбиров мөрәҗәгатьләрнең берсе дә игътибарсыз калмый, барысы да эшкә алыначак дигән иде. Шулай булды да.


2025нче елның җәендә «Башкортстан Республикасы Борай районы муниципаль районында автомобиль юлларын үстерү» муниципаль программасы кысаларында Чалкак авылын Борай – Дүртөйле автотрассасы белән тоташтыручы 4,5 километр озынлыктагы юлга вак таш һәм ком-чуерташ катнашмасы салына башлана. Эшне районның “Борай” муниципаль бюджет учреждениесе башкарып чыга. Ниһаять, сентябрь аенда чалкаклыларны куандырып, юл эксплуатацияләнә башлый.


Бу вакыйга – халыкның борчылуларын ишетү һәм аларны хәл итү өчен реаль адымнар ясавы мисалы булып тора. “Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый” – бу сүзләр чынбарлыкка әйләнә, һәм мондый уңай үзгәрешләр республиканың күп кенә район-шәһәрләрендә башкарылды.


Исегезгә төшерәбез, Республикада яшәүче һәр кешенең Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка үз соравын бирү мөмкинлеге бар. Быел туры линия 11 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә узачак. Трансляция республиканың төп массакүләм мәгълүмат чараларының туры эфирында һәм төбәк җитәкчесенең социаль челтәрләрендә алып барылачак.


Республика җитәкчесенә берничә ысул белән сорау бирергә мөмкин: Башкортстан Башлыгы сайтындагы махсус бүлектә (vopros.glavarb.ru),   MAX милли мессенджерындагы чат-ботта (https://max.ru/glavarb_pl_bot), "Телеграм"дагы чат-ботта (https://t.me/glavarb_pl_bot), “ВКонтакте” чат-боты ярдәмендә (https://vk.me/glavarb_pl_bot), “Одноклассники”дагы чат-ботта (https://ok.ru/group/70000042373707/messages) , “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” сервисында (https://pos.gosuslugi.ru/lkp/direct-line/10441/). “Туры линия”гә видеомөрәҗәгатьләр һәм сораулар 10нчы ноябрьнең 19.00 сәгатенә кадәр кабул ителә.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас