

Сүз матди байлык турында гына бармый, рухи, тарихи байлык, халкыбызның мәдәният үсеше ядкарьләре турында бара. Китапханәләр безне – китап укучыларны әнә шул тарихка, һәм мәдәни байлыкка якынайталар, күз карасыдай саклап буыннан-буынга тапшыралар, аң-белем тараталар, тарихи истәлекләрне барлыйлар.
“Алга”ның 95 герое рубрикасын дәвам итеп, чираттагы героебыз белән таныштырабыз. Ул китапханәдә хезмәт салган Фәгыйлә Рөстәмханова. Фотосурәтенә карап, бу апаның ни дәрәҗәдә эшен, тормышны яратуы, гомумән, бик ягымлы булуы күренә. Аның турында язманы “Алга”ның 1964 ел 6 май 54 санында таптым. Күләме буенча зур түгел, тулысы белән китерәм (орфография һәм пунктуация саклана):
“Фәгыйлә Рөстәмханованы китап укучылар яхшы беләләр. Ул районның үзәк китапханәсендә эшли. Китап-ханәгә китаплар алу, газета-журналлар уку өчен килүчеләрне җылы һәм ягымлы каршылый, аларга әдәбият сайлап алуда булыша.
Фәгыйлә җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Мәгъдән исемендәге колхозның товарлыклы-сөтчелек фермасында агитатор ул. Беседалар үткәрә, илебезнең яңалыклары турында сөйли. Ферма работникларына эштән соң уку өчен төрле әдәби, терлекчелек турында китаплар китерә.”
Фәгыйлә апаның язмышы турында аның бертуган энесе Фәнис Низамутдиновтан белештек.
Фәгыйлә Бәдертдин кызы 1930 елны Борай авылында туган. Беренче санлы мәктәптә белем алып, китапханәчеләр курсларын тәмамлый ул. Районда уку залы ачылгач, башта анда эшли. Аннан инде үзәк китапханәгә эшкә керә һәм лаеклы ялга чыкканчы биредә хезмәт сала. Ул вакытта олысы да, кечесе дә китапханәгә тартыла. Фәгыйлә Рөстәмханова өлкән кешеләр белән дә, мәктәп укучылары белән дә бертигез дустанә аралашкан. Барысы өчен китабын да, җылы сүзен дә, төпле киңәшен дә таба белгән.
Тормыш иптәше белән өч ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганыка каршы, ике балалары фаҗигале вафат булалар. Әлеге вакытта ике уллары исән-сау, берсе Нефтекамада, берсе Уфа шәһәрендә гомер кичерә.
– Апа бик акыллы, кешелекле, ярдәмчел, сабыр һәм белемле кеше иде. Укучыларны китап укуга оста җәлеп итә, кызыксыну уята белде. Үзе дә китап укырга ярата иде, – дип сөйләде Фәнис Бәдертдин улы.
Район үзәк китапханәсендә Фәгыйлә апа эшләгән чордагы фотолар да сакланган. Биләмәара үзәкләштерелгән китапханә системасының элеккеге директоры Миләүшә Янгирова Фәгыйлә Рөстәмханова белән бер дәвердә эшләгән. Ул да героебыз турында җылы истәлекләре белән уртаклашты:
– Фәгыйлә апаны мин бик яхшы хәтерлим. Чын күңелемнән аны һөнәрен яраткан, үз эшен бик яхшы белгән, эшенең чын остасы дип әйтә алам. Фәгыйлә апа гомерен бер хезмәткә – китапханә эшенә багышлаган кеше. Ул мөлаем, ачык, кешелекле, тәртипле, уңган, матур хатын-кыз иде. Китапханәгә килгән һәрбер кеше белән уртак тел таба алды. Кайда кайсы китап торганын, һәрбер китапның эчтәлеген яхшы белә иде. Юкка гына аны китап укучылар “аяклы энциклопедия” дип йөртмәгәндер, күрәсең.
Дөньяны танып-белүдә китап ачкыч булып тора. Кеше күңеленә ачкыч табу өчен үз эшеңә баштанаяк чуму, кешеләрне ярату да кирәк. “Алга”ның 50нче герое Фәгыйлә Рөстәмханова да һәрбер гәзит-журнал, китап укучыга шундый ачкыч таба белгән үз эшенең остасы булган. Фәгыйлә Рөстәмханова район халкы укымышлы, китап сөюче булсын дип, шул игелекле эшне башкаруы белән дә милләтебезне саклауда үзеннән зур өлеш керткән.
Фото район үзәк китапханәсенең альбомыннан.

