Юллар, юллар... Һәр кешенең иртәсе юллардан башлана. Берәүләребез җәяү атласа, икенчеләребез автобуста юллана, кемдер үз машинасының руль артына утырып юлга чыга.
Бүген сүзебез водительләр хакында. Ул – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Әлеге һөнәргә ихтыяҗ булмаган бер генә өлкә дә юк. Йорт төзелсә дә, юллар салынса да, туйлар үтсә дә водительләрсез булмый. Аларның хезмәте турыдан-туры юллар белән бәйле булса, пассажирлар һәм үзләренең иминлеге, исәнлеге дә алар кулында. Шушы бик тә җаваплы хезмәттә безнең район хакимиятендә алты водитель эшли.
Айдар Рамазан улы Тимергалиев – район хакимиятендә эшләүче иң зур стажлы водитель. Ул биредә 1992 елдан эшли. Гомум стажы – 34 ел. Артур Фәнил улы Гыйлфанов хакимияттә биш ел эшли. Гомум стажы – 19 ел. Ранис Заһитҗан улы Мөгаллимов 2018 елдан алып шофер булып эшли район хакимиятендә. Игорь Андреевич Михайловның биредә эшләвенә өч ел булган. Илмир Фарил улы Хаҗиев руль артына утыруына кырык елдан вакыт үткән. Шуның ике елы – район хакимиятендә. Илмир Илдус улы Мәрдановның да биредә эшләвенә ике ел булган.
“Эш көнегез ничек башлана?” – дигән сорауга бердәм җавап бирделәр егетләр.
– Машиналар рейска чыгар алдыннан һәм кичен рейстан туктагач, көн саен шофер тарафыннан техник карау, дефектовка үткәрелә. Төзексезлекләр булганда шунда ук ремонтлана. Гомумән, юлга кузгалыр алдыннан безнең техника да, хезмәтләндерүче шоферлар да “җиде иләк аша үткәрелә”. Беренче чиратта водитель медицина күзәтүе уза. ЮХХДИ хезмәткәрләре әледән-әле тикшерү үткәрә. Монда техниканың төзеклеге генә түгел, хәвефсезлек таләпләре-нең үтәлүе тә игътибарга алына. Әйтик, хәвефсезлек каешлары эләктереләме, янгын сүндергечләре, аптечкалары бармы, тәгәрмәчләре сезонга туры киләме һ.б.
Район хакимияте шофер-ларының бурычларына җитәк-челәрне генә түгел, хакимият хезмәткәрләрен дә имин йөртү керә. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларын да йөртергә туры килә аларга. Төрле юнәлештә район буйлап кына түгел, республика һәм Русия юлларын да үтәләр егетләр.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар йөк илтеп тапшыру да әлеге водительләр өстендә. Игорь Андреевич – 12, Ранис Заһитҗан улы – 11, Илмир Фәрил улы белән Илмир Илдус улы сигезешәр тапкыр якташларыбызга яр-дәм илткәннәр. Бу өлешчә мобилизация игълан ителеп, яугирләребез Казан янында укулар үткәндә илтеп тапшырган гуманитар йөкләрдән башлап, Курск өлкәсенә, СВО зонасына кадәр барып җитәләр алар.
– Дөресен әйтәм, бездә барысы да уңган-булган – берсен дә аерып әйтә торган түгел. Вакыты белән уникешәр сәгать һәм аннан да озаграк юлда алар. Пассажирларга уңайлы булсын өчен, юлда хәвеф-хәтәрләргә юлыкмас өчен һәрчак уяулык күрсәтәләр, авырлыклар алдында баш имиләр. Эшкә күңел бирү, үзеңә таләпчән булу, җаваплылыкны тою – аларның һөнәре өчен мөһим сыйфатлар. Шул рәвешле, нигездә, үз һөнәрләренә тугры, тәҗрибәле, берничә дистә елдан артык хезмәт стажына ия булган водительләр эшли. Җиңел булмаган хезмәт нәтиҗәләре өчен җаваплылык хисе тоеп, кайчакта иртәнге 6.00 дан кичке 23.00 сәгатькә кадәр эшләүче шоферларыбыз мактауга лаек, – ди район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗин.
Юлдагы хәвефсезлек, иминлек руль артына утырган шоферлар кулында икәнен беләбез. Алардан зур игътибарлылык, саклык таләп ителә. Автомобиль транспорты хезмәткәрләре халык ихтыяҗын тәэмин итү буенча авыр һәм мактаулы эш башкаралар. Шоферлар иртәдән-кичкә кадәр юлда. Ә юллар бары тик шатлык-сөенеч кенә китерсен аларга.