Кабул итүгә язылучылар депутатка үзләрен борчыган проблемалар хакында сөйләделәр, кызыксындырган сораулар бирделәр.
Мәсьәләләр авылларда газ булмавына, юлларның начарлыгына, зират коймаларын төзекләндерүгә, интернет челтәре юклыгына, коммуналь түләүләргә, социаль ярдәм чараларына һәм башкаларга кагылды. Илшат Әгъзам улы очрашуга килгән гражданнарның һәммәсе белән ихлас аралашты. Бер генә мөрәҗәгать игътибардан читтә калмады, барысы да теркәлеп, депутат аларны үз каравына алды, барлык сорауларны тиешле органнарга мөрәҗәгать итәчәген hәм контрольгә алачагын ышандырды.