

Героебызның кызы Әлфия апа Исламова әтисе турындагы мәгълүматлары белән бүлеште.
Мәхмүт Шаһабетдинов 1926 елның 16 октябрендә Борай авылында туган. Әти-әнисе – Борай авылы кешеләре. Хатимә белән Кәрим Шабетдиновлар гаиләсендә сигез бала (биш ул һәм өч кыз) тәрбияләнә, Мәхмүт – җиденчесе (балалары Мөслимов фамилиясен алалар, Мәхмүт ул вакытта армиядә булу сәбәпле, фамилиясен алыштырырга җитешми, соңыннан Шабетдинов фамилиясен Шаһабетдиновка үзгәртә). Мәктәптә җиде сыйныф белем алып, колхоз эшенә җигелә. 16 яшендә армия сафларына алынып, өч ел хезмәт итеп кайта. 1948 елны Мәхмүт Кәрим улы район элемтә узелына эшкә керә. Хезмәт юлын почтаны озата баручы булып башлый, ике елдан соң сортировкалаучы вазыйфасына күчә. Мәхмүт Шаһабетдиновның хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны – элем-тә узелы. Әлбәттә, хезмәте дә югары бә-һаланган – яхшы эше өчен мактау тактасына кертелгән, коммунистик хезмәт ударнигы исеме бирелгән, үрнәкле хезмәте, урындагы советларга сайлауларда элемтә белән яхшы хезмәт күрсәткән өчен рәхмәт белдерелгән, күп тапкыр Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. 1983 елны лаеклы ялга чыккан. 1996 елны Мәхмүт Шаһабетдинов вафат була.
Тормыш иптәше Әдия Тимерхан кызы белән матур гаилә корып, ике кыз – Әлфия белән Инзиләне үстереп, олы юлга чыгаралар. Әдия апа да элемтә узелында телефонистка булып эшләгән. Әлфияләре Екатеринбург шәһәрендә гомер итеп, лаеклы ялга чыккач, туган авылына кайта. Мәхмүт абый үрнәгендә район гәзите “Алга”га да языла, шунда әтисе турында язманы күрә дә инде. Инзиләләре Среднеуральск шәһәрендә яши.
– Гәзиттә әтине күргәч, бик шатландым. Ничәмә ничә еллар үтеп, әтине яңадан искә алганыгыз өчен рәхмәт. Әти бик тырыш булды, исемдә – иртәнге алтыда ук эштә иде. Ул вакытта бит хат, посылка, гәзит-журналлар бик күп иде, әтинең оста кулларыннан, үткер күзләреннән алар ялгыш адрес буенча китми калгандыр да. Әти йомшак күңелле, бик яхшы кеше иде. Бер кешенең дә үтенечен игътибарсыз калдырмады, кешелекле, ярдәмчел булды. Ул елмаеп кына тора иде. Бик сагынабыз газизебезне, – дип, уртаклашты уй-кичерешләре белән Әлфия апа.
61 ел элек гәзитебез битләрендә мактап тел-гә алынган Мәхмүт Шаһабетдинов язмышы турында белә алуыбызга үзебез дә бик сөендек.
Фотолар Әлфия Исламова шәхси архивыннан.

