Тантаналы ачылышта район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов, Кушманак авыл биләмәсе башлыгы Елена Әхмәтгалиева, Кодаш урта мәктәбенең директоры Миләүшә Мәүлиева, мәктәп укучылары, укытучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр, шулай ук авыл халкы катнашты.
Ниһаять, кызыл тасма кисеп алынды, һәм мәйданчык эче балалар белән тулды. Кемдер таган атынды, кемдер таудан шуып төште.
Хәзер балалар үзләренең буш вакытларын файдалы итеп үткәрә һәм физик сәләтләрен арттыра алалар, бу спорт талантларын һәм спортчыларның яңа исемнәрен ачарга мөмкинлек бирәчәк. Тантанада шулай ук Кодаш авылы клубы үзешчәннәре дә катнашты, анда катнашучылар кырына Карлсон белән Баба-Яга кунакка килделәр, күчтәнәчләр өләштеләр.
Балалар мәйданчыгы республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелгән һәм файдалануга тапшырылды.