Җәмгыять
22 октябрь 2025, 06:35

“Көчле булырга тормыш үзе өйрәтте”

Шушы көннәрдә Җәннәтеләсма Гаскәрова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләде. Юбилярны гомер бәйрәме белән район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев тәбрикләде.

“Көчле булырга тормыш үзе өйрәтте”“Көчле булырга тормыш үзе өйрәтте”
“Көчле булырга тормыш үзе өйрәтте”

Җәннәтеләсма әбинең хәтере яхшы, еракта калган яшьлек елларының чагу вакыйгаларын сөйли, бүгенге дөньядагы хәлләрдән дә хәбәрдар ул.
Шундый гадәти булмаган юбиляр янына баруымны алдан белмәсәм, мин аңа һич кенә дә йөз яшь бирмәс идем. Каршымда төгәл фикерле, бераз юмор белән сөйләүче, тигез тавышлы матур ак әби утыра.
Җәннәтеләсма Чиш-мә-Борай авылында Хөс-нинур һәм Фәттахетдин Фәттаховлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Аның балачагы бик авыр елларга туры килә. Бәләкәйдән үк авырлыкларга биреш-мичә, чыдам булып, тормыш йөген үз иңендә тартып үсә. Дүрт класс белем алу белән авыр еллар үзеннән соң туган өч бертуганын ачлык-ялангычлыктан алып калу уйлары аны колхозга эшкә чыгарга мәҗбүр итә.
– Эй, балам, ул вакытта көнозыны печән чапкан өчен бер шырпы кабы он бирелә. Мин шуны алып өйгә ашкынып, әнием, туганнарым янына кайтуым бүгенгедәй күз алдымда. Әнкәй шушы оннан боламык эшләп безне ачлык тырнагыннан коткарып калды. Куркыныч еллар иде. Күпләр ачлыктан чирләп үлделәр. Ә мин тырыштым, эшләдем. Әзрәк үсә төшкәч, тракторчы һөнәренә таныклык алып, тәгәрмәчле тракторда эшли башладым. Җирен дә сөрдек, чәчтек тә. Менә шунда инде безнең күз әзрәк ачылды. Тракторда эшләгәч, эш хакы да күбрәк иде. Ун ел шушы тракторда эшләгәч, миңа яңа Беларусь тракторы бирелде. Аны инде мин Яңавылдан үзем барып, Чишмә-Борайга алып кайттым. Шул ук елда Чишмә-Борайда 45нче сайлау округы депутаты итеп сайландым. Эштән, авырлыклардан курыкмадым, тырыштым, тырмаштым, – дип хәтер йомгагын сүтте Җәннәтеләсма әби.
1959 елны Миңле авылы егете Раһипка кияүгә чыга. Килен булып төшү белән колхозга эшкә чыга. Йөзьяшәр әби колхозда төрле эшләрдә эшләгән, чөгендер, башка утауга йөргән. Тормыш иптәше белән авылда матур итеп йорт та салганнар. Шуннан 1971 елда Борайга күчәләр. Җәннәтеләсма әби район үзәк дәваханәсенең күз бүлегенә эшкә урнаша, гаилә башлыгы МСО да столяр була. Раһип ага да бик уңган, тырыш, кул эше остасы була. Нинди генә эшкә тотынса да, аның “алтын” кулларында агач кисәге матур җиһазга әверелә. Балта остасы буларак бик күп кешеләргә өйләр дә салган кеше ул. Менә шулай икесе дә уңган кешеләр булып матур, тату гомер кичерәләр. Дүрт бала тәрбияләп үстереп, укытып, олы тормыш юлына бастыралар. Балалары да үзләре кебек уңган, булдыклы. Олы кызлары Зәйнәп Свердловск шәһәрендә Ворошилов заводында техник-технолог булып гомер буена эшли, ә икенче кызлары Рәхибә Холм район үзәк дәваханәсендә завхоз, уллары Салават Чечен сугышы ветераны, полиция подполковнигы булып эшләп, хаклы ялга чыга. Ә төпчекләре Флизә Агыйдел шәһәре колледжында директор вазыйфасын башкара.
Җәннәтеләсма әбидән без бер генә дә зарлану сүзе ишетмәдек. Туганнар, балалар, оныклар исән булганда, авырлыклар сизелми, ди ул. Туганнары турында якты истәлекләр генә саклый, онык-оныкчыкларның һәркайсын исемләп хә-терли ул, үзенең кызы Рәхибәгә рәхмәтле ул. Әбиебезнең 4 баласы, 9 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Үзенең озын гомерлелеген Аллаһы Тәгалә биргән бүләк, дип аңлатты юбиляр.
– Сәламәт, минем шикелле озын гомер бирсен, сүзегез үтемле булсын. Олыларга игелекле, мәхәббәтле булыгыз, – дип озатты безне гасыр яшьтәше.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас