Җәмгыять
22 октябрь 2025, 10:00

Балаңны армиягə җибəрү – шатлык та, көенеч тə

Һəр егет Ватанын яклауны намус эше итеп кабул итəргə тиеш. Элекке заманнардан ук килгəн шушы гыйбарə безнең илебездə бүген дə көнүзəклеген югалтмый.

Балаңны армиягə җибəрү – шатлык та, көенеч тəБалаңны армиягə җибəрү – шатлык та, көенеч тə
Балаңны армиягə җибəрү – шатлык та, көенеч тə

16 октябрьдə бу елның көзге чакырылыш хезмəтенең беренче партиясе өчен саубуллашу тантанасы булды. Солдат каешы кигəн егетлəрнең əти- əнилəре, туганнары, дуслары һəм туганнары да катнаштылар.

Көзге чакырылышны рай- оннан өч егет – Данил Егоров, Илнар Нуров, Илфат Хуҗин башлап җибəрде. Алар барысы да Борай авылыннан.

Ватан алдындагы изге бурычны үтəргə баручыларга район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов мөрəҗəгать итеп, булачак солдатларга хəрби хезмəтнең үзенчəлеге хакында сөйлəде, əти-əнилəрен һəм якыннарын шатландырып торырга чакырды:

– 18 яше тулган сау-сəламəт һəр ир-егет Ватан алдында изге бурычын үтəргə тиеш. Сезне, районның лаеклы улларын, хəрби хезмəткə озатабыз. Бөек Ватан сугышы чорында якты килəчəгебез өчен көрəшкəн ветераннарыбыз бүлəк иткəн тынычлык сакчылары сез. Хəрби хезмəтне намус белəн узып кайтырсыз дип ышанам, – диде Гемир Хаҗетдин улы үз чыгышында.

Газиз баласын чит якларга җибəрү ата-ана өчен аеруча дулкынландыргыч. Күз кара- сыдай кадерлəп үстергəн улы һəм иптəшлəренең исəн-имин йөреп кайтуларын, намус белəн хезмəт итүлəрен телəп, Илфат Хуҗинның əнисе чыгыш ясады.

Балаларны шулай ук район мəдəният йорты артистлары Лиза Арсланова һəм Регина Сөлəйманова дəртлəндереп җыр бүлəк иттелəр.

Егетлəребезнең исəн-сау кайтуын телəп калабыз!

Автор:Эльвина НИЗАМОВА
Читайте нас