

Ярышларда 6 урындагы оешмадан 10 командага берләшкән 22 яшьтән 80 яшькә кадәрге 60 уенчы катнашты. Безнең район данын Хөрмәт Әмиров (шашка уены), Марат Сәгъдиев (шахмат), Андрей Мөхәмәтдинов, Мадис Фәрхетдинов (домино), Кирилл Ситдиков (квисто) яклады. Шунысын билгеләп үтү урынлы булыр: бәйгедә авыл командаларыннан тик Борай районы командасы гына катнашты, калганнары шәһәр командалары.
Киеренке һәм мавыктыргыч көрәш нәтиҗәләре буенча Борай урындагы оешмасы командасы, югары дәрәҗәдә әзерлек һәм бердәмлек күрсәтеп, икенче урын яулады һәм Башкортстан республика иҗтимагый оешмасының грамотасы белән бүләкләнде.