– Республиканың социаль-икътисади үсешендә юлларның әһәмияте зур. Шуңа да аларның торышына һәм тиешенчә файдаланылуына таләпләр үсә. Тармак эшчәнлегенең елдан-ел камилләшүенә этәргеч бирә бу. Юл төзү-ремонтлау эшләренең сыйфатын күтәрү, заманча материаллар кулланып яңа технологияләр кертү көнүзәк бурыч санала. Һәрхәлдә, безнең учреждение бу бурычларны гамәлгә ашырырга сәләтле. Коллективта югары квалификацияле һөнәр осталары эшли, производство-техник база ныклы. Болар яңа технологияләргә юл ачып, җитештерү күләмнәрен үстерергә мөмкинлек бирә, – диде Зифил Әлфәт улы. – Заказчылар хезмәтебездән канәгать. Эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп үтәү өчен кирәкле төзелеш техникасы, автотранспорт бар. Максатларыбызның берсе – юлларны көзге-кышкы чорга җитди әзерләү, юлчыларга уңайлы һәм имин шартлар тудыру. Җәен Балтач-Борай, Уфа-Борай-Яңавыл, Борай-Дүртөйле юлларының безнең карамакта булган өлешенең кырыйларын чабып, тәртиптә тотабыз. Борай авыл биләмәсенең авыллары юлларында чокырларны ремонтлау алып барабыз. Район буйлап грейдерлау үткәрәбез. Күптән түгел генә Чалкак авылына керә торган дүрт чакрым араны ремонтладык. Башта чуерташ, аннары ком-чуерташ катнашмасы салып, өстен вак таш белән ныгытып куйдык. Урамнар, юллар себерелеп тора. Кышын юлларны эттерүгә бар көчебезне салабыз. Әлбәттә, эшебездәге яңалыклар болар белән генә чикләнми. Әлеге вакытта юл техникасын, көзге-кышкы чорда көйле эшләрлек итеп әзерлибез. Заказчылар белән турыдан-туры килешүләр нигезендә дә эшлибез.
Әлбәттә, учреждениенең уңышлы эшләве матди базаның ныклы булуы белән беррәттән коллективның бергә тупланып эшләвенә дә бәйле. Бу һөнәрне тугрылар гына үз итә, чөнки алар яңгырда да, буранда да, эссе көннәрдә дә, гомумән, төрле һава шартларында авыр хезмәт башкара. Шуңа күрә юллар салуда, чокырларны ремонтлауда, күперләрне төзекләндерүдә бар көчләрен, тырышлыкларын куеп эшләүче ир-егетләр ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Шундыйларның берсе – Айдар Шәригин (фотода). Ул Т-150 тракторында хезмәтен сала. Озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыкса да, эшләвен дәвам итә.
– Мин тик тора алмыйм. Пенсиягә чыгып, ике ай да үтмәде, кире эшемә кайттым. Рульсез көнем – көн түгел. Эшләргә – куәтем, кешеләргә файдам булса, нишләп өйдә ятарга була? – ди Айдар ага.
Үз хезмәтенә тугры булган мондый агайлар булганда, безнең киләчәктә юллар торышы яхшырыр гына.
Юл төзүчеләр көне – хезмәтләре һәм осталыклары белән юллар, күперләр һәм урам-юл челтәре объектларын төзүче, төзекләндерүче һәм тәртиптә карап тотучы кешеләрнең бәйрәме ул. Бу юллар безне туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән берләштерә, авылларны һәм калаларны, төбәкләрне һәм илләрне тоташтыра. Шуның өстенә яхшы юллар дәүләтебез иминлеге күрсәткечләренең берсе булып тора, алар рульдәге кешеләрнең хезмәтен җиңеләйтә, вакытны һәм торак пунктлар арасындагы араны кыскарта.
Моннан тыш, меңнәрчә машина йөртүчеләр, пассажирлар һәм җәяүлеләрнең гомере һәм хәвефсезлеге юл төзүчеләрнең эш сыйфатына бәйле.