

Иске Карагыш авылында гомер итүче Флорид Вәлиев тә, сөбханаллаһ, менә шул үз эшенә бәя бирер яшькә җиткән. Шөкер, тормыш юлы лаеклы, җимешле, нәтиҗәле аның. Бар гомерен шофер һөнәренә багышлаган кеше ул. Аның хезмәт стажын санаганы юк, санарга утырса, очына-кырыена чыга торган түгелдер, ди. Әти-әнисенең төпчек балалары буларак, бәләкәйдән тормыш йөген үз иңендә тартырга туры килә аңа. Ир бала буларак, колхозда шофер булып эшләгән абыйларына кечкенәдән ияреп йөри. Мәктәптә укыган елларда ук каникул вакытларында урып-җыю эшләрендә катнаша, шунда техника белән эш итәргә өйрәнә. Бәләкәйдән тормыш сынауларын үтеп, ятимлек михнәтләрен кичереп, буй җиткергән егет тормыштан ямь табып яши. Гади колхозчы гаиләсендә төпчек малай булып дөньяга килә. Әтисе Габдулвәли агага сугыш яланыннан кайту бәхете тими. Кызганычка каршы Флорид бәләкәйдән үк әтисез кала.
– Безнең балачак, үсмер чаклар авыр елларга туры килде. Шуңа да мин туган авылда җиде класс белем алу белән колхозга эшкә чыктым. Ул чорда минем яшьтәшләрнең күбесе шулай колхоз эшләрендә хезмәтләрен салды. Чөнки әнигә ярдәм итәргә кирәк иде. “Волга” колхозында армия сафына алынганчы төрле эштә эшләдем. Аннары инде хәрби хезмәткә киттем. Өч ел намус белән хезмәт итеп, туган авылыма кайтып төштем. Әнине берүзен калдырмаска дип үземә авылда калырга дигән карар куйдым. Шоферлыкка укып, кулыма таныклык алып, колхозда хезмәт юлымны дәвам иттем, – ди ветеран.
Колхозда төрле йөк машиналарында эшли Флорид Габдулвәли улы. Ул беркая да читкә бәхет эзләп тә, зур акча артыннан да чыгып китмәгән. Шушы туган авылында, туган җирендә иген үстерүдә үз өлешен керткән шәхес. 1968 елда Кызыл юл авылы кызы Мәнзүмәне очратып, матур итеп гаилә коралар. Матур итеп йорт салып чыгып, мал-туар асрап яшиләр. Тормыш иптәше белән өч балага гомер бүләк итә алар. Тик шунысы кызганыч, Мәнзүмә апа 56 яшендә бакыйлыкка күчкән. Флорид абый янә ялгыз кала. Әле ярый балалары бар, алар кайтып, хәлләрен белеп, эшләрен эшләп китә. Флорид абыйның кызлары да, улы да үзе кебек бик тә уңган, тырышлар. Еракта яшибез дип тормыйлар, әтиләрен чиратлап карыйлар. Тормыш китабының һәрбер бите намуслы хезмәт, игелекле гамәл белән бизәлгән икән, димәк, Флорид Габдулвәли улының гомере заяга узмаган.