Җәмгыять
15 октябрь 2025, 04:52

Бәхетле отыш иясe

Бирәм, дигән колына чыгарып куяр юлына, диләр бит. Ул чынлап та шулай икән. Минем язмам да Ходай Тәгаләнең тырыш, максатчан кешесе Яңа Бикмәт авылында гомер итүче Рәвилә Гәрәйшина турында. Рәвилә Мансур кызы урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа шәһәрендә 16 санлы һөнәри училищеда мич чыгаручы, ташчы һөнәрен үзләштерә. Һәм хезмәт юлын да мич чыгаручы булып башлап җибәрә. Ике ел шушы хезмәтендә көч салгач, Шафран ветеринария училищесына укырга керә. Булачак тормыш иптәшен дә шушы уку йортында таба. Дүртөйле районы Чишмә авылы егете Радисның да белем алган чагы була. Рәвилә апага эшкә юлламаны Радис абыйның авылына бирәләр.

Бәхетле отыш иясeБәхетле отыш иясe
Бәхетле отыш иясe

– Мин Радистан бер ай алдан укып беттем. Һәм кулыма “Чишмә” колхозына юллама бирделәр. Яшь белгеч буларак авылга кайтып төштем, мине бер апаларга фатирга урнаштылар. Бәй, сөйләшеп киткәч, бу Радисның әнисе булып чыкты. Бераздан Радис та туган авылына кайтып төште. Бергә эшкә йөрибез, кичен бергә клубка чыгып йөри башладык. Менә шулай гаилә дә корып җибәрдек. Биредә ике ел эшләгәч, Әнгәсәккә күчтек. Мин пекарняда пешекче, мөдир, ә Радис урман хуҗалыгында эшләде. Аннары инде абыем кинәт үлеп киткәч, туган нигезне бетермәс өчен авылга кире кайтырга мәҗбүр булдык. Биредә дә кул кушырып утырмадык. Элеккеге “Вострецово” колхозының товарлыклы-сөтчелек фермасында мин савымчы, ә Радис бозау караучы булып хезмәтебезне салдык. Аллага шөкер, эшләдек тә, эшләдек, – дип кыска гына тормыш юлы турында сөйләп бирде Рәвилә апа.
Ә Рәвилә апаның тормыш юлын тирәнтерәк караганда, бер дә алай гына ансат булмаган. Аның да тормыш юлында авырлыклар да, сикәлтәләр дә булган. Шулай булса да бәхет аны ташламаган. “Карман” гидроэлектростанциясендә эшләгән вакытында лоторея алып, ул үзенең бәхетен сынап карый.
– Үз гомеремдә дә лотерея алганым юк иде. Товар белгече булып эшләгән вакытымда шофер егет “Әйдә әле, Рәвилә, син дә алып кара әле”, дип бик кысташкач, алдым. Шунда ук лотереям отышлы булды. Бәләкәй радио чыкты. Икенче баруда тагын алдым, анда инде зуррак радио, сәгать чыкты. Менә шулай мин акрынга гына үземнең бәхетемне сыный башладым. Әни миңа гел әйтә иде “Кызым, син икекатлы күлмәктә тудың”, – дип, бәлки шуның да берәр йогынтысы бардыр. Нинди генә лоторея алсам да отам. Укыганда экзамен алдыннан да нинди билет туры килүе төшкә керә иде. Мин шул билетка гына җавап әзерләп бара идем дә, билет алу белән төштә сыман инде. Чатнатып сөйләп тә бирә идем, – дип көлеп сөйли әңгәмәдәшем.
Әйе, чынлап та Рәвилә Мансур кызы – республика һәм район басмаларына язылып, квитанцияләрен җибәреп, конкурсларда да җиңү яулаган кеше. Мәсәлән, “Кызыл таң” гәзитеннән – ике тапкыр, “Өмет” тән өч тапкыр, “Алга” дан дүрт тапкыр бүләк алган кеше дә ул. “Менә нинди генә лотерея уены булмасын, мин отам инде. Шул ук Яңа елга авыл клубында узган лотерея уенындагы билетларымның да барысы да шулай отышлы”, –дип шатлана ул.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас