Җәмгыять
10 октябрь 2025, 10:15

Бакалы өстендә иман нуры балкыды

Элек-электән авылларының күрке, йөзек кашы булып Аллаһ йорты – мәчет саналган.  Юлчылар да айлы манараны күрүгә: «Бу авылда иманлы халык яши, димәк, монда шәфкатьлелек, миһербанлылык хөкем сөрә», – дигән фикергә килгән. Бүгенге көндә дә мәчетләр әһәмиятен югалтмый.

Бакалы өстендә иман нуры балкыдыБакалы өстендә иман нуры балкыды
Бакалы өстендә иман нуры балкыды

Шушы көннәрдә район тарихына тагын бер матур вакыйга өстәп, Бакалы авылында мәчет ачылды. Бу көнне ак яулыкларын ябынган әби-апалар, укалы түбәтәйләрен кигән абыйлар Бакалы урамнарын бизәп, мәчеткә табан агылды. Мәчет авылдашыбыз Илдар Хаҗиев һәм бакалылар ярдәме белән төзелде. Һәр эшне башлап җибәрүчесе була. Әлегесендә инде Вәкил Кашапов. Моннан берничә ел элек үз инициативасы белән бу эшне башлап җибәргән Вәкил абзабыз тик үзе генә бүгенге күркәм чараны күрү бәхетенә ирешә алмады. Кинәт кенә авыр чиргә дучар булып мәңгелек йортка күчте. Шулай булса да аның башлангычын авыл хәзрәте Салават үз кулына алып иман йортын ачу дәрәҗәсенә җиткерде. Күркәм дини чарада бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты. Борай районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Зарипов тантананы ачып, килгән кунакларга сүз бирде. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев бакалыларны истәлекле вакыйга уңаеннан котлап, иман йорты төзүдә өлешләрен керткән һәр кешегә рәхмәтләрен җиткерде.

–  Бүген барыбыз өчен дә шатлыклы көн. Җомга намазларында, бәйрәмнәрдә мәчетебез тулып торсын иде. Кайда азан әйтелә, намаз укыла, Аллаһы Тәгалә шунда бәрәкәт бирә. Изге йортның эше дәвамлы булып, файда китерә, яшьләрне, балаларны тәрбияли торган бер урынга әйләнсә иде, – диде үз чыгышында Рушан Кадим улы.

 Дин әһәлләренең тирән эчтәлекле вәгазьләрен һәркем йотлыгып тыңлады. Алар тарафыннан: “Газиз кардәшләрем! Чын күңелдән зур бәйрәм – мәчет ачылу тантанасы белән котлыйм! Бакалы авылы мәчетен төзүдә хезмәтләре белән дә, кылган изге гамәлләре белән дә ярдәм итүчеләргә әҗер савапларын күрергә насыйп булсын. Илләребезгә тынычлык, түрәләребезгә гаделлек һәм юмартлык, илебездәге халыкларга бердәмлек, татулык һәм тынычлык, балаларыбызга-оныкларыбызга тәүфыйк биреп, хак юлда булып, кушканнарын үтәргә, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп әйләсә иде”, дигән фәһемле сүзләр җиткерелде. Инде хәзер мәчетебез балкып, нур сибеп утыра. Мәчетнең хәзрәте Салават Сахаев иман йорты төзелешендә ярдәм итүче һәркемгә рәхмәтләрен белдерде, мәчет төзелү тарихы белән таныштырды.

Килгән кунаклар вәгазьләрендә вакытның, гомернең кадерен белеп яшәргә чакырды, мәчетләр кешеләрнең рухи чистарынуында зур урын алып торуын искәртте, мөселманнарны гыйбадәт кылырга өндәде.

Бар авыл халкы мәчет төзүгә булдыра алганча – кем кул көче белән, кем акчалата ярдәм итеп булышуы бу тантананы якынайткан да инде. Әйткәндәй, гыйбадәт йортын төзүдә ярдәм күрсәткән кешеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тантанадан соң мәчеттә җәмәгать намазы укылды һәм халкыбызга Аллаһы Тәгаләдән бәрәкәт, иминлек сорап дога кылынды. Авыл халкы зур табын корып, барча кунакларны тәмле пылау һәм чәй белән сыйлады.

Киләчәктә дә Аллаһ йорты буш тормасын, моңлы азан тавышлары тынмасын, өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә мәчетләргә йөрсен, дөрес юлдан тайпылмасын иде.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас