

Ә почта булмаса?! Гәзит-журнал килмәячәк, пенсия өйдән-өйгә кереп таратылмаячак, хат-телеграммалар да йөрмәячәк. Гәзит-журнал өлә-шенмәгәч, без кая барырбыз…
Бу уйларның баштан чыкканы да юк. Геройларыбызны барлаганда бик соклангыч фотоларга тап булдым. Анда почта бүлегенең гөрләп торган чагы, хат ташучылар сурәтләнгән. Аларны күреп, күңелгә аңлата алмаслык рәхәтлек, шуның белән бергә борчу да керде. Кайда соң шушы гөрләп торган, һәр торак пунктның үзәге булган почта бүлекчәләре?..
Чираттагы героебыз элемтә узелы хезмәткәре – Мәхмүт Шаһабетдинов. Аның һәм хезмәттәшләре турында язманы “Алга”ның 1964 ел 6 май 54нче санында таптым.
“Сез алдагы планда Борай элемтә узелының сортировщигы Мәхмүт Шаһабетдиновны күрәсез. 16 ел эшли бу постта һәм һәрвакыт үрнәкле хезмәт нәтиҗәләре күрсәтә. Аның оста кулларыннан, үткер күзләреннән берәр хат-хәбәр ялгыш адрес белән китәр бугай! Мәхмүт – коммунистик хезмәт ударнигы.
“... Туган илгә сәлам хатын кем алып кайта?.. Почтальон”. Тынгысыз хезмәт кешеләре турында язылган бу җырны белмәгән кеше юктыр. Менә кемнәр турында җырлана анда: аскы рәсемдә сулдан уңга сез З.Низамова, Р.Галиуллина, М.Әминева, Ә.Шәйморатова, З.Хәбибуллина иптәшләрне күрәсез. Борай элемтә узелының бик тырыш работниклары алар. Көн саен Борай авылы кешеләренә, район үзәгендәге оешмаларга һәм учреждениеләргә 2,5 меңгә якын газета-журналлар, йөзәрләгән хат-хәбәрләр илтәләр.”
Кызганычка каршы, Мәхмүт Шаһабетдиновның туганнарын таба алмадым. Мәхмүт Шаһа-бетдинов, язмада исемлән-гән хат ташучылар турында белүчеләр, аларның туганнары, балалары, оныклары булса, редакциягә элемтәгә чыгулары сорала.
Фотолар гәзитнең 1964 ел 6 май 54нче саныннан алынды.