Җәмгыять
8 октябрь 2025, 06:00

Армия сафлары яңа солдатлар белəн тулыландырылачак

Беренче октябрьдə көзге чакырылыш кампаниясе старт алды һəм якындагы өч айда, агымдагы елның декабрь ахырына кадəр, Русия Федерациясе Кораллы Көчлəре сафлары меңнəрчə хəрби белəн тулыландырылачак.

Армия сафлары яңа солдатлар белəн тулыландырылачакАрмия сафлары яңа солдатлар белəн тулыландырылачак
Армия сафлары яңа солдатлар белəн тулыландырылачак

Русия буенча көзге кампания барышында 18 яшьтəн 30 яшькə кадəрге 135 мең егет армиягə чакырылачак. Чакырылыш буенча хəрби хезмəт срогы 12 ай тəшкил итəчəк. Башкортстаннан хəрби хезмəткə чакырылучы 3,5 меңнəн артык егет хезмəт узачак, дип хəбəр иттелəр республиканың хəрби комиссариатында. Яңа хəрбилəр белəн Кораллы көчлəрнең барлык төрлəрен, шулай ук башкарма хакимиятнең башка федераль органнарының хəрби частьлəрен комплектлаячаклар. Шул ук вакытта хəрби хезмəткə чакырылучылар махсус хəрби операция зонасында хезмəт итмəячəк, дип билгелəп үттелəр ведомствода.


«Чакырылыш буенча хəрби хезмəт узучы хəрби хезмəткəрлəр махсус хəрби операция бурычларын үтəүдə катнашу өчен җəлеп ителмəячəк», – дип билгелəде Башкортстанның хəрби комиссары, полковник Михаил Блажевич. 

Борай районыннан көзге чакырылышта 22 егетебез солдат шинелен киячəк дип көтелə. Районнан хəрби хезмəткə чакырылучыларның беренче партиясен 20 октябрьдəн соң җибəрү планлаштырыла.

Бүгенге көндə районның чакыру комиссиясе эшкə кереште инде. Булачак солдатлар комиссия əгъзалары алдында үзлəренең армия хезмəтенə əзер булуларын дəлиллилəр. Чакырылыш комиссиясе һəр призывникның шəхсəн эшен карый, аның Кораллы Көчлəрд хезмəт итүгə яраклыгын тикшерə һəм аны армиягə алу турында карар кабул итə.

Хəрби хезмəткə чакырылыш кампаниясе чорында “кайнар линия” телефоннары эшли. Республика хəрби комиссариатының җəмəгать кабул итү бүлмəсе мəгълүмат-хокукый пунктына (эш көннəрендə – 9-18, ял көннəрендə 10-17 сəгатьлəрдə) – 8(347)228-02-92, гражданнарны хəрби хезмəткə əзерлек һəм чакыру бүлегенə – 8(347) 253- 13-48 (9-18 сəгатьлəрдə), Уфа гарнизонының хəрби прокура- турасына эш көннəрендə 9-18 сəгатьлəрдə – 8(347) 250-05- 10, Уфа гарнизонының хəрби судына 8(347) 259-14-83 эш көннəрендə 9-18 сəгатьлəрдə, ашыгыч психологик ярдəм, республика яшьлəр психологик үзəге 8(347) 276-56-12 (көн саен 9.00 дəн 00.00гə кадəр), Борай һəм Мишкə районнары хəрби комиссариатына 8(34749) 2-40-46, Борай авылы хəрби- исəп өстəленə 8(34756) 2-15-01 номерларына шалтыратырга була.

 

Автор:Чулпан ГОБӘЕВА
Читайте нас