Җәмгыять
3 октябрь 2025, 07:23

«Алга»ның 95 герое. 48. Баян Вәлиев

Ватанга хезмәт итү элек-электән ир-егетләрнең изге бурычы булган. Намус белән хәрби хезмәтен башкарып кайткан ил уллары аеруча хөрмәткә лаек.

Фото гәзитнең  1982 ел 11 май 56нчы саныннанФото гәзитнең  1982 ел 11 май 56нчы саныннан
Фото гәзитнең 1982 ел 11 май 56нчы саныннан

Чираттагы героебыз нәкъ шундыйлардан. Баян Вәлиев турында язманы “Алга”ның 1964 ел 6 май 54нче санында таптым, ул  “Совет хезмәте маягы” исеме астында басылган. 

Мәкалә күләме буенча зур түгел, тулысы белән китерәм (орфография һәм пунктуация саклана):

“1962 елны Баян Вәлиев Совет Армиясе сафына алынды. Туган илебез алдындагы изге бурычын дөрес аңлап, Баян үзен тәртипле егет, тыңлаучан һәм тапкыр солдат итеп күрсәтте. Ике ел ярым эчендә ул үзенә ышанып тапшырылган хәрби техниканы җентекләп өйрәнде, аның буенча класслыгын үстерде. Сугышчан һәм политик хәзерлектә Вәлиев күпләргә үрнәк булып тора. Тырыш хезмәте өчен аны командование күп тапкырлар рәхмәт белдерде. Ул – Совет Армиясе отличнигы. Бу мактаулы исем өчен аңа күкрәк значогы бирелде. Баян иптәшләренә ярдәмләшеп, төрле киңәшләр бирә, сугышчан һәм политик хәзерлек буенча иптәшләренә ярдәмләшә. Шуның өчен иптәшләре аны ихтирам итәләр, аның белән киңәшләшәләр.

Баян Вәлиевны тәрбияләп үстергән Рәшидә апага һәм Миңнеәхмәт агайга зур рәхмәт. “Искра” колхозының (Бигәнәй авылы) башлангыч комсомол оешмасында тәрбияләнгән, Каенлый сигезьеллык мәктәбендә белем алган  егет белән аның авылдашлары, укытучылары, әти-әнисе горурлана ала.”

Героебызның язмышын белер өчен Бигәнәй авылы тарихын, кешеләрен яхшы белүче Кадир абый Халиковка мөрәҗәгать иттем. Баян Вәлиевның тормыш иптәше Гашия апа Нефтекама шәһәрендә яши икән, аның телефон номерын алып, элемтәгә чыктым. 

Баян Вәлиев 1942 елның 29 июнендә Бигәнәй авылында туган. Ватан алдындагы бурычын Әстерханда ракета гаскәрләрендә үтәгән. Хәрби хезмәттән соң туган авылына кайта. “Искра” колхозында сөт ташу машинасы водителе булып эшли. 1966 елны Бигәнәй авылы кызы Гашия Гарифҗан кызы белән гаилә коралар. 1984 елны Нефтекама шәһәрендә төпләнәләр. Алар бер-берсенә терәк булып 55 ел парлы гомер иткәннәр. Баян абый белән Гашия апаның өч балалары бар, барысы да үз юлын табып, матур гомер кичерәләр.

Кызганычка каршы, Баян Миңнеәхмәт улы 2020 елны вафат булган.

Сөйләшкән арада Гашия апа Баян абыйның гәзиттә чыккан тагын бер язмасын исенә төшерде. 1982 елның 11 май 56нчы санында Баян Вәлиев, алдынгы шофер буларак телгә алынган. Бу язманы да тулысы белән китерәм: 

“Баян Вәлиев “Искра” колхозында 1961 елдан башлап шофер булып эшли. Шуның соңгы 8 елында сөт ташу машинасын хезмәтләндерә. Ул техниканы һәрчак төзек тота һәм продукцияне вакытында май заводына илтеп тапшыра. II класслы шофер шушы елның бер кварталына 16300 тонна километр эш башкарырга йөкләмә алса, аны 18920 тонна километрга үтәде.”

Ватан алдындагы бурычын лаеклы үтеп, хезмәт юлын да мактаулы үткән Баян Вәлиев һичшиксез “Алга” гәзитенең 95 герое арасында булырга лаеклы.

Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА
Читайте нас