

Мәкаләне тулысы белән китерәм (орфография һәм пунктуация саклана):
“Мөбәрәк Моратов һәрбер тракторчының һәм шоферның күңелен тиз аңлый торган кеше. Кем генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәсен, ул һәрвакыт сабырлык белән аңлатырга, өйрәтергә тырыша. Чөнки аның үзенең тракторчы да, шофер да булып эшләгәне бар.
Иптәш Моратов коллективлашу чорында ук трактор йөртергә өйрәнгән. Аерым крестьян хуҗалыкларының вак җир участоклары межаларын җимереп, трактор сабаны белән озын буразналар салучыларның берсе булган ул.
Яшь Мөбәрәккә тәмам техника “җене” кагыла. Менә ул шоферлыкка укып чыга һәм Борай МТСына беренче автомашинаны алып кайтучы була.
Техникага булган мәхәббәт аны, Армия сафында хезмәт итеп кайткач та, Борай МТСына алып килә. Тагын күбрәк белергә омтылып, ул Бәләбәй механиклар хәзерләү мәктәбенә укырга китә һәм аны уңышлы тәмамлап чыга. Башта механик булып эшли, ә Бөек Ватан сугышы башланганда ул инде өлкән механик иде.
Бу авыр елларда иптәш Моратовка дөньяның ачысын-төчесен нык татырга туры килде, әлбәттә. Тәҗрибәле механизаторлар сугышка китеп бетә. Кадрлар җитми. Иң кыены – ремонт өчен частьлар табып булмый.
Иптәш Моратов ал-ял белмәде, көндез ремонтта булды, ә кичләрен тракторчылар, комбайнчылар курсында кадрлар хәзерләде. Фронтны, халыкны икмәк белән тәэмин итү өлкәсендә җанын-тәнен кызганмый, барлык көчен биреп көне-төне эшләде ул. Колхоздан колхозга йөреп механизаторларга ярдәм күрсәтте.
Өлкән механик постында иптәш Моратов 1953 елга кадәр эшли. Берничә ел МТМ мөдире булып, тракторлар, комбайннар һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эшенә җитәкчелек итә.
Хәзер иптәш Моратов “Сельхозтехника”ның Борай берләшмәсендә җаваплы постта – авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү буенча инженер вазифасын үти. Ул күп вакыт колхозларда була. Машиналарның дөрес файдаланылуын тикшерә. Теге яки бу машинаны ремонтка билгели. Үзенең күп еллык эш тәҗрибәсен механизаторларга бирергә тырыша, өйрәтә, эштә булган кимчелекләрне вакытында бетерү өчен юллар күрсәтә.
Өлгер инженер җәмәгать эшендә дә актив катнаша. Ул авыл Советы депутаты һәм партия дәүләт контроле комитетына булышлык группасы председателе. Менә шулай итеп ул бер системада өзлексез 33 ел эшләп килә.
Механизаторлар иптәш Моратовка өзлексез ярдәме өчен рәхмәт әйтәләр, аны ихтирам итәләр.”
Моратов Мөбәрәк Шәрәфгали улы 1910 елны Борай районының Сәетбай авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. 4 яшьтән әтисез калып, дөнья йөген олы ирләр белән беррәттән тартырга туры килә аңа – сабан сөрергә, ашлык чәчәргә һ.б. Бәлки шул авыр сабан эшләре яшь Мөбәрәкне, крестьян эшен җиңеләйтү теләге белән, машина-тракторларга ки-терә. 1931 елны аны тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. Яхшы билгеләргә генә курсны тәмамлап, Мөбәрәк Шәрәфгали улы районга беренче тракторчылар сафына эшкә кайта.
1933-1934 елларда яшь Мөбәрәк Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Яхшы белемнәре, оста куллары өчен армиядә аны механик итеп куялар. Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткач, Мөбәрәк машина-трактор станциясендә шофер булып эшли башлый. 1938-1939 елларда Бәләбәй шәһәренең механиклар мәктәбендә укый. Биредә укуын тәмамлап, 1950 елга кадәр МТСта өлкән механик булып хезмәт сала.
Сугыш башлангач, авыл хуҗалыгында җитештерүнең төп авырлыгы – эшче көч җитешмәү булган. Хатын-кызлар һәм армиягә чакырылганчы яшьләр МТС кадрларын төп тулыландыручылар булып торганнар. Мөбәрәк Моратов тылда булган хатын-кызлар һәм яшүсмерләрне тиз арада трактор йөртергә өйрәткән.
Мөбәрәк абый үз вакытының алдынгы карашлы кешесе булган, күпләп рационализатор тәкъдимнәр керткән.
Кызы Венера Моратова истәлекләреннән:
– Әти безнең бик гадел, кешелекле, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер, белемле кеше иде. Техникага карашы алдынгы булган аның, эшендә рационализаторлык тәкъдимнәр керткән. Берничә кабат Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсендә катнашкан. Бер барганы нык исемдә калган – без бәләкәй идек, әти кайтты, өйдә шатлык, безгә күп итеп күчтәнәч алып кайткан – нәрсә генә юк иде анда! Әти бала җанлы булды, РТС очындагы бала-чага гел бездә җыела идек, бер гаилә кебек яшәдек. Гаилә башлыгы буларак та бик әйбәт иде, безне, балаларын, эшкә, кешелекле булырга өйрәтеп үстерде.
Мөбәрәк Моратовның намуслы хезмәте хөкүмәт, җитәкчелек тарафыннан да югары бәһаланган. Ул берничә тапкыр район Советына депутат итеп сайланган, “РСФСР авыл хуҗалыгының Социалистик ярышлары отличнигы”, “Хезмәт ветераны”, “Хезмәттәге батырлыгы өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен”, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 30, 40 ел юбилей медальләре, "Коммунистик хезмәт ударнигы" билгесе, Башкорт АССР Югары Советы Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Мөбәрәк Шәрәфгали улына уяулык күрсәткәне һәм янгын чыганагын бетергәне өчен 1958 елда рәхмәт белдерелгән. Тракторлар, комбайннар әзерләүдә һәм урып-җыюны уңышлы башкаруда ирешкән уңышлары, шулай ук көзге чәчү чорында эшләрне өзлексез алып барган өчен күп тапкырлар акчалата премия белән дә бүләкләнгән.
Тормыш иптәше Килмәтова София Хәмит кызы – данлыклы укытучы, Килмәтовлар динас-тиясеннән. София Хәмит кызы – Борай авылыннан. Башта авыл мәктәпләрендә, соңыннан Борай беренче санлы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыткан ул. Мөбәрәк Шәрәфгали улы белән ике ул, өч кызга гомер бүләк итеп, олы юлга чыгарганнар. Алар гаиләдә яхшы тәрбия алып, һәрберсе тормышта үз урынын табып, эшләрен яратып башкарып гомер иткәннәр. Уллары Рим әтисе юлыннан китеп, инженер белгечлеге алган, кызлары Альмира – агроном, Дәлия белән Венералары, әниләре үрнәгендә, укытучы һөнәрен сайлаган, иң кечесе Гөлүс машина төзелеше техникумында укыган. Менә шулай, Мөбәрәк Моратов белән София Килмәтова нәселе дәвамлы булып, җәмгыятькә кирәкле, булдыклы һөнәр ияләре бүләк иткән.