Җәмгыять
1 октябрь 2025, 04:12

“Мировой” бабай ул

Каршыма велосипедка утырган өлкән генә яшьтәге бабай килеп чыккач, әзрәк аптырап киттем. Салмак кына педален әйләндерә ул. Туктатып исәнләштем, сүздән сүз чыгып сөйләшеп киттек. “Бабай, сезгә ничә яшь?” – дип сорагач, “95!” – диде ул. Сүзем – Тугай авылында туып-үскән, шунда ук яшәүче Фәнис Фикый улы Вәлиев турында.

“Мировой” бабай ул“Мировой” бабай ул
“Мировой” бабай ул

Бик матур һәм төзек йортта яши ул. Һәр тарафта чисталык. Олы яшьтәге ялгыз ир яши монда дип уйламассың да.

Фәнис Фикый улы дүрт балалы гаиләдә беренчесе булып дөньяга килә. Яшүсмер малайга сугыш чорының бөтен авырлыкларын күрергә туры килә. Әниләре әтиләрен сугышка озаткач, балалары белән берүзе кала. Уңган, тырыш хатын бер эштән дә куркып тормый, бөтен йөкләмәләрне үтәп бара. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Фәнис тә атлар карарга билгеләнә.

“Күңел түрендә җыелган хисләрне сүз белән генә аңлату кыен, балам. Әнигә рәхмәт, дүрт баланы аякка бастыра алган. Безнең чор балаларының язмышы күп вакытта аянычлы, һәрберсе турында китап язарлык”, – дип хатирәләргә бирелеп китте Фәнис бабай.

13-14 яшьлек Фәнискә иң авыр эшләрне башкарырга туры килә – ат, сыер, сарыклар көтүен дә көтә, басуда да эшли.

Тормыштан зарлансаң да, зарланмасаң да, үз агымы белән ага бара. Мәш килеп басуда иген урып йөргән вакытта Фәнискә хәрби хезмәткә чакыру кәгазе килә. Өч ел буе Мәскәү өлкәсендә хезмәт итә ул. Һәм шушы елларын иң бәхетле дип саный:

“Атлар караганда берсе аягыма басып, сындырган иде. Шуңа күрә беренче повестка килгәч, медицина комиссиясен үткәндә, кире борып кайтарып җибәрделәр. Икенче тапкыр баргач, комиссия әгъзаларына сынган аякны күрсәтмәдем, төзеген генә карадылар. Ул вакытларда армиядә хезмәт итү абруйлы иде. Шуңа да алдашып, хезмәткә киттем. Кросс йөгергәндә сынган аягым үзен белдерә иде, ләкин мин сынатмаска тырыштым. Эчке эшләр гаскәрләрендә хезмәт иттем. Поездда СССРны аркылыга-буйга үттем”… Биш класс белеме дә булмаган, русча такы-тыкы гына сөйләгән Фәнис начальниклар белән уртак тел таба белгән, булса кирәк.

Хезмәтен тәмамлап кайткан егет милициягә эшкә керергә уйлый. Армиядә кирәкле кәгазьләр-тәкъдимнәр дә булдыра. Энесе генә бу карарга килешми:

– Әй, абый, ул безгә әзерләнгән эш түгел бит инде. Без авыл егетләре, авылда эшләргә тиешбез, – диде.

Шулай итеп, ул авылда кала. Тугайлылар киез итек басалар, диләр. Фәнис тә бу һөнәргә бирелеп эшләп китә.

Хезмәткә озатып калган сылу кыз Тәкъдимә егетне армиядән көтеп ала. Өйләнешеп, бик күркәм гаилә корып җибәрә алар. Тормышларына ямь, шатлык, бәрәкәт өстәп, дүрт малайлары туа. Шул вакытта ул үзен иң бәхетле әти һәм яраткан хатынының хәләл җефете дип саный. Йөрәк җимешләренең һәркайсысына белем алырга ярдәм итеп, гаилә корганда матур туйлар ясап, олы тормыш юлына чыгарган алар. Балалары да, оныклары да бик акыллылар, һәркайсысы тормышта үз урынын тапкан, үз юлыннан ныклы адымнар белән атлый. Алтмыш елдан артык бергә гомер кичерәләр Вәлиевлар, балалары һәм оныклары өчен генә түгел, авылдашлары, туган-тумача, дуслар өчен дә үрнәк булалар. Кызганычка каршы, тугызынчы ел берүзе генә яши Фәнис бабай.

Ялгызы гына яшәсә дә, бакчасын тутырып җиләк-җимеш үстерә, кош-корт та карарга тырыша. Былтыр гына сарыкларын бетергән.

Бабайның язмышы турында белешкәннән соң, велосипеды турында да сорарга булдым.

– Мин сәпиттә генә түгел, матайда да йөрим әле. Мотоблокка арба тагып, суга да барып киләм. Шулай йөреп торсам, яңа көч кергәндәй була. Юкка гына, хәрәкәттә бәрәкәт дип әйтмиләр бит, – диде бабай.
Моны дәлилләп, күршеләре дә: “Безнең күршебез бик “мировой” бабай ул”, – диләр.

Әлеге вакытта Фәнис бабай биш оныгы, җиде онык баласының шатлык-уңышларына сөенеп, балалары тәрбиясендә яши.

– Балалар еш кайтып, килеп торалар. Авылда яшәүче улым Рәдүс белән киленем Лүция ярдәмләшеп торалар, ашарга пешерергә булышалар, – дип тәмамлады сүзен бабакай.

Ә без, үз чиратыбызда, Фәнис бабайның тыныч картлыгына, чиста-пөхтә йорт-җиренә, иң мөһиме – аның җитезлегенә сокланып кайттык.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас