Җәмгыять
1 октябрь 2025, 11:00

Кешегә бары тик бер җылы сүз җитә

Өлкәнәю  – кешеләр гомеренең алтын көздәй чоры, шуңа да Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнәдер дә.

Кешегә бары тик бер җылы сүз җитәКешегә бары тик бер җылы сүз җитә
Кешегә бары тик бер җылы сүз җитә

1 октябрь Өлкәннәр көне уңаеннан районыбызның бөтен авылларында күркәм чаралар уза. Бу чарадан Вострецово авыл биләмәсе, “Зарипов”, “Дүсмәтов” крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары да читтә калмады. Алар олыларны хөрмәтләү йөзеннән күчтәнәч пакетлар җыю өчен матди ярдәм күрсәтәләр. Авыл старостасы Әхләф Зарипов шушы акчага авылның олы буын вәкилләренә күчтәнәчләр алып кайтып, йорт саен тапшырып чыга. Бар гомерләрен элеккеге “Агыйдел” колхозына багышлаган, биш балага гомер бүләк иткән, инде икесе дә сигезенче дистщне ваклаучы Мөнирә һәм Фәнәви Асылаевлар да бу көнне күчтәнәч алу бәхетенә ирештеләр. Шулай ук Ялдәк авылы мәчетендә дә бу көнне матур чара оештырылды. Мөгаллимә Гәүһәрия ханым авылның өлкән буын вәкилләрен җыеп, чәй табыны уздырды. Биредән өлкәннәр күтәренке кәеф белән таралышты.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас