Бәйрәмгә килүчеләрне район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов сәламләде. Ул район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән өлкән яшьтәге кешеләрне бәйрәм белән котлады һәм аларга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.
-Өлкәннәр көне, чынлыкта - ул зирәкләр, тормыш сөючәннәр һәм мәрхәмәтле кешеләр көне. Үз хезмәтегез белән сез илебез, район үсешенә зур өлеш керттегез. Сез һәрвакыт алга этәрүче локомотив. Барысы өчен дә рәхмәт! - диде Гемир Хаҗетдин улы.
Тамаша залында бәйрәм һәм шатлык атмосферасы хөкем сөрде. Районның талантлы башкаручылары күңел җылысы белән сугарылган номерларын бүләк иттеләр.