Җәмгыять
1 октябрь 2025, 04:39

2026 елның нинди көннәрендә ял итәбез?

Русия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин киләсе елда бәйрәм һәм ял көннәре турындагы карарны имзалады.

Документ нигезендә, гадәти ял көннәре белән бергә илнең эшләүче халкы 118 көн ял итәчәк. 247 көн эш көне дип игълан ителде.

2026 елда түбәндәге дәүләт бәйрәмнәре һәм өстәмә ял көннәре каралган:

Яңа ел каникулларында русиялеләрне 12 көн ял көтә (2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр).

Февральдә (Ватанны саклаучылар бәйрәме) Русия халкы өч көн рәттән – 21-23 февральдә ял итәчәк.

Халыкара хатын-кызлар көне (7-9 март): 3 көн.

Яз һәм Хезмәт бәйрәме (1-3 май): 3 көн.

Җиңү көне (9-11 май): 3 көн.

Русия көне (12-14 июнь): 3 көн.

Ноябрьдә (Халыклар бердәмлеге көне) бер бәйрәм көне – 4 ноябрьдә.

Яңа ел (31 декабрь): 1 көн.

Чыганак: https://www.bashinform.ru/news/social/2025-09-24/stalo-izvestno-kak-rossiyane-budut-otdyhat-v-2026-godu-4400888

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас