Җәмгыять
26 сентябрь 2025, 06:33

«Алга»ның 95 герое. 46. Мәҗит Мәгъзумов

Чираттагы героебыз турында язманы “Алга”ның 28 март, 1965, 38 санында таптым. Ул “Бер эштә дә сынатмый” дип атала.

“Мәҗит үзенең С-80 тракторын ремонтлап кайткан гына иде, аны колхоз председателе чакыртып алды.

– Менә нәрсә, туганкай, – дип сүз башлады җитәкче, – хәзер колхоз барлык техниканы үзенә сатып алды, ремонт мастерскоебыз да булды. Шунда берничә станок та куеп җибәрәбез, сине дә бу уңай белән икенче эшкә – мастерскойга слесарь итеп күчерергә исәп бар. Тырышлыгыңны, тыңлаучанлыгыңны беләбез.

Яңартып кайткан “корыч ат”ы белән кырда эшләү теләге бик зур булса да, Мәҗит иптәш Мәгъзумов колхоз председателенең тәкъдименә ризалаша. Һәм яңа һөнәр буенча эшкә тотына.

Күп тә үтмәде кыру, тишү станоклары кайтарылды. Сандал һәм чүкечтән башка нәрсәсе булмаган мастерскойга ямь керде. Ә Мәҗит Мәгъзумов өчен киеренке көннәр башланды. Ул слесарьлыктан тыш токарь профессиясенә ия булды.

Аның мастерскойда эшли башлавына алты ел үтеп тә китте. Бу чорда тынгысыз механизатор үз эшенең остасына әверелде. Хәзер “Октябрь” колхозының мастерскоенда аеруча җылылык. Механизаторлар авыл хуҗалыгы инвентарен язга әзерләүне төгәлләү өчен тырышалар, әзер булган машиналарны сынап карыйлар. Запас детальләр эшлиләр.”

Белүегезчә, без геройларыбызның алдагы язмышын белешәбез. Кызганычка каршы, Мәҗит Мәгъзумов турында мәгълүмат таба алмадым.

Мәҗит Мәгъзумов турында белүчеләр, аның туганнары, балалары, оныклары булса, редакциягә элемтәгә чыгулары сорала.

Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА.
Читайте нас