Җәмгыять
26 сентябрь 2025, 06:30

«Алга»ның 95 герое. 45. Әминә Латыйпова

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә. Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Чираттагы героебыз да әни кеше – Әминә Латыйпова. Язма “Уңган аналар” дип исемләнгән, ул “Алга”ның 1964 ел 8 март, 30 санында басылган.

“Алга”ның 1964 ел саныннан алынды“Алга”ның 1964 ел саныннан алынды
Фото:“Алга”ның 1964 ел саныннан алынды

Мәкаләне тулысы белән китермим (орфография һәм пунктуация саклана):

“Күп тә түгел, аз да түгел, нәкъ ун бала карап үстерә Чалкак авылыннан Әминә Латыйпова. Ул үзенең тормыш иптәше Рәхим агай белән бергә балаларының илебез өчен файдалы кешеләр булып үсүләре өчен тырыша. Әминә апа күп бала тәрбияләп үстергән аналарның горурлыгы булган  “Герой ана” дигән почетлы исемне йөртә.

Менә бу рәсемгә карагыз, хөрмәтле укучы! Безнең штаттан тыш фотохәбәрчебез иптәш А. Бакиров “Герой ана” Әминә Латыйпованы янындагы алты баласы белән төшереп алган. Әнә (өске рәттә сулдан уңга) Чалкак мәктәбенең VII классында укучы Әнисә, V класс укучысы Роза. Алар – уку алдынгылары. Аскы рәттә сез 4 яшьлек Радикны, 2 яшьлек Лилияне, һәрвакыт шат һәм укуда да сынатмаучы Зәйтүнәне, тизрәк укырга керәсе килеп йөргән 6 яшьлек шаян Рәфилне күрәсез.

Әминә апаның тагын дүрт баласы бар. Иң зур кызлары – Җәмилә район үзәгендәге ашханәдә официантка булып эшли, клиентларны тәмле ашлар белән сыйлый. Икенче кызлары – Фәнүсә кешеләргә сәүдә хезмәте күрсәтә, малайлардан олысы – Рәфит Совет Армиясендә хезмәт итә. Ә унберьеллык мәктәпне тәмамлап чыккан Альфира Уфада фармацевтика училищесында укый.”

Әминә апаның, бу язмадагы балаларның язмышы турында кече кызы Лилия һәм оныгы Иринадан белештем. 10 баланың 9 исән-сау икән.

Әминә Габдуләхәт кызы Латыйпова 1917 елны Чалкак авылында туган. Тормыш иптәше Рәхим Тимерҗан улы шулай ук Чалкак авылы кешесе. Икесе дә туган авылы колхозында эшләп, лаеклы өлеш керткән. Әминә Габдуләхмәт кызы балалар бакчасында пешекче булып та хезмәт салган. 1964 елны ул “Герой ана” медале белән бүләкләнгән. Рәхим Тимерҗан улы Бөек Ватан сугышы утында янган ир-ат, яуда күрсәткән батырлыклары өчен 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Латыйповлар 10 бала тәрбияләп үстергәннәр. 

Олысы – Җәмилә, ул 1935 елны туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, район үзәгендә тәҗрибә туплап, Уфа шәһәрендә төпләнә. Озак еллар бөтен республиканы тәэмин иткән балалар продукциясен китерү һәм сату индустриясендә көч сала. Җәмилә апа – хезмәт вететраны, әлеге вакытта лаеклы ялда. Улы һәм өч оныгы өчен зур таяныч һәм горурлык булып, Уфа шәһәрендә гомер итә.

Икече кызлары Фәнүсә, 1937 елны дөньяга килгән. Медицина һәм кооператив техникумында белем ала, Чалкак авылында сатучы булып эшли, Совет сәүдәсе отличнигы. Озак еллар Чалкак мәктәп интернатында тәрбияче булып хезмәт сала. Тормыш иптәше белән бер ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Әлеге вакытта Фәнүсә Рәхим кызы Чалкак авылында гомер итә, бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә үстерә, кош-корт асрый.

1945 елны туган Альмира (“Алга”ның 1964 елгы санында хата белән Альфира дип язылган) мәктәпне тәмамлаганнан соң медицина училищесында белем ала. Тик гомерен башка һөнәргә багышлый – озак еллар эре төзелеш компаниясендә персонал белән идарә итә. Соңыннан иминиятләштерү һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли. Ике кызы, дүрт оныгы һәм ике оныкчыгы шатлыгында Уфа шәһәрендә гомер итә.

Әнисә 1950 елны туган. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, республиканың башкаласына күченә. Сорт прокатлау заводында контролер булып эшләгән. Ике баласы, өч оныгы бар. Лаеклы ялга чыккач, оныкларына ярдәмләшеп гомерен көтә. Ә алар, үз чиратында, дәү әниләрен кадерләп, аның белән горурланып яшиләр.

Роза 1953 елны туган. Авылда мәктәпне тәмамлап, Уфа нефть институтында укый. Нефть эшкәртү өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше белән үз эшләрен булдыралар. Дәү әни, дәү әтисе өчен өзелеп торган бердәнбер оныкларына ныклы терәк булып, Уфа шәһәрендә яшиләр.

1955 елны кызлары Зәйтүнә туа. Мәктәптә белем алып, күрше Татарстан республикасына Түбән Кама шәһәренә чыгып китә. Озак еллар бухгалтер булып эшли. Хаклы ялга чыгып, тормыш иптәше белән Уфа шәһәренә күченә. Биредә гаилә бизнесы ачып, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп, матур гомер кичерә.

Рәфил 1958 елны туган. Мәктәпне тәмамлап, хәрби хезмәттә була. Аннары нефть институтында белем алып, зур төзүче компаниядә эшли. Лаеклы ялга чыккач та, кул кушырып утырмый – автомобильләр өчен запас частьлар китерү буенча үз эшен ача. Ике баласы, биш оныгы бар, Уфа шәһәрендә яши.

Радик 1960 елны туган. Мәктәптә белем алып чыгып, Ватан алдындагы бурычын үтәргә юллана. Әфган җиренә эләгә. Хезмәт итеп кайткач Уфада төпләнә. Гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган – Эчке эшләр министрлыгы системасында эшләгән. Әлеге вакытта хаклы ялда, хәрби пенсионер. Өч улы, оныклары өчен горулык булып Уфа шәһәрендә гомер итә.
Кече кызлары Лилия 1962 елны туган. Туган авылында урта белем алып, Уфа шәһәренә юллана. Уфа нефть институтында укып, нефть эшкәртү өлкәсендә уңышлы карьера төзи. Ике баласы, өч оныгы бар. Әлеге вакытта лаеклы ялда.

Әти-әни өчен иң кадерлесе – балалары. Әминә Латыйпованың якты истәлегенә балалары тап төшерми – алар бер-берсе белән дус булып, бер-берсенә кунакка йөрешеп яшиләр. Һәрберсе үз урынын табып, лаеклы гомер кичерә. 

“Алга”ның 45нче герое, балаларының, оныкларының киләчәге якты булсын өчен көчен дә, сәламәтлеген дә кызгынмаган Герой ана Әминә Латыйпова 61 елдан соң янә гәзит битләрендә исемләнде. Әлбәттә, нәсел дәвамчылары өчен бу – зур горурлык!

Әминә Латыйпова. Фото гаилә архивыннанӘминә Латыйпова. Фото гаилә архивыннан
Фото: Әминә Латыйпова. Фото гаилә архивыннан
Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА.
Читайте нас