Җәмгыять
19 сентябрь 2025, 06:33

«Алга»ның 95 герое. 43. Назиф Шәмсияров

Безнең “Алга”ның геройлары, күрүегезчә, төрле һөнәр ияләре. Алар төрле тармакларда көч салып, район, республика данын яклап, яхшы, үрнәкле эшләгәннәр.  

Әлегә хокук саклау органнары хезмәткәрләре турында язган булмады. Чираттагы героебыз – район эчке эшләр бүлегенең үзәк участок инспекторы Назиф Шәмсияров. Аның турында язма гәзитнең 1969 ел 11 ноябрь 136нчы санында басылган. Мәкаләнең исеме “Профессиям белән горурланам”. Текстны тулысы белән китерәм (орфография һәм пунктуация саклана):

“Шушы елның август азагында Танып елгасы буеннан велосипед урлануы турында хәбәр иттеләр. Укучы Радис Дюсьметовныкы булган ул. Җинаятьчене фаш итү эше миңа тапшырылды. Әмма аны ачу җиңелдән булмады, күп көч сарыф ителде. Тик бу очракта да гаеплеләр гадел хөкемнән котлы алмадылар, алар фашланды.

Бикҗән авылыннан М.Миң-лехузин, С.Тимербаев җинаять җаваплылыгына тартылдылар, ә велосипед иясенә кайтарып бирелде. Галиев Дамир исә тагын да зуррак “табыш”ны  кулга төшерергә омтылган. Ул Әлетдиновның мотоциклын көпә-көндез, халык күз алдында урлап китә. Ләкин каракның максаты тормышка ашмады.

Билгеле бу милиция работниклары хезмәтенең гади бер күренеше. Әмма зыян күрүчегә ярдәм иткәннән соң, ул кичергән шатлыкларны күрүе үзе ни тора. Җинаять нинди генә булмасын, аны тиешле юнәлештә һәм вакытында ачу, чын җинаятьчене фаш итү, гадел хөкем билгеләү яки кемгә дә булса урынсыз җәзадан котылырга ярдәм итү – болар барысы да кешегә дөньяга аек күз белән карарга ярдәм итә, тормышын дөрес бәяләргә һәм анда үз урынын табарга ышанычлы этәргеч ясый. Әнә шуларны уйлыйсың да, үз һөнәрең, сайлаган юлың белән чын-чыннан горурланасың.

Мин милиция органнарына эшкә, Совет Армиясе сафында хезмәт итеп кайтканнан соң, КПСС райкомы направлениесе белән килдем. Моңа байтак вакытлар үтеп китте инде. Эш дәверендә төрле авыр  һәм күңелсез хәлләр дә кичерергә туры килде. Гомумән, милиция работникларының хезмәте һәрчак билгесезлек, очраклы вакыйгалар, көтелмәгән күренешләр, тынгысыз хезмәттән тора бит. Күп очракта йокы, ял, шәхси эшләр белән дә исәпләшмисең. Әмма үз хезмәтемнән һич кайчан тайпылырга, тынычрак эшкә күчәргә теләгәнем булмады. Чыннан да халыкка хезмәт итүдән, халык өчен яшәүдән дә изгерәк эш бармыни!”

Назиф Сафа улы Шәмсияров район эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы булып эшләгән. Аннары җинаять эз-ләү төркемендә профилактика өлкән инспекторы булып хезмәт иткән. 

Назиф Шәмсияровның язмышы турында кызлары Раушания белән Зилә, улы Рәзиф белән элемтәгә чыгып белештем.

Раушания апа – өлкән кызы. Дүртөйле районы, Әнгәсәк авылында яши. Балалар бакчасы мөдире булып эшләп, әлеге вакытта лаеклы ялда. Тормыш иптәше дә гомерен балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган. Бер ул һәм бер кыз үстереп, оныклар шатлыгында гомер кичерәләр. Раушания апа истәлекләреннән:

– Әти 1940нчы елның маенда Колай авылында туган. Соңыннан алар Чалкак авылына күчкәннәр, мәктәпне дә шушы авылда тәмамлаган. Армия сафларыннан кайткач, институтка укырга кергән. Милициягә эшкә урнаша, Бадрак авылында участковый булып хезмәт итә. Эшләгән дәверендә аны укырга да җибәрәләр, әти югары белем ала. Ул әниебез белән гаилә корып безгә – ике кызга һәм бер малайга гомер биргәннәр. Әти бик яхшы кеше иде, эшен бик яратты. Хезмәттәшләре белән бик дус иде ул, бик хөрмәт итәләр иде. Исемдә, төшке ашка да коллегалары белән кайта иде. Кызганычка каршы гомере генә кыска булды. Мин 8нче сыйныфта укыганда фаҗигале вафат булды. 

Героебызның кызы Зилә укытучы һөнәрен сайлап, 35 ел башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән, тормыш иптәше белән Колай авылында яши. Бер кызлары һәм бер уллары бар. Ул да белгәннәре белән уртаклашты:

– Әтиебез вафат булганда мин өченче классны гына тәмамлаган идем, шуңа бик күп белмим. Әти бик чибәр, пөхтә иде. Эшен бик яратып башкарганын беләм. Өйдә дә бик тырыш иде, зур, матур өй салып, безне яратып яшәде. Тырыш булырга, алдашмаска, кеше әйберенә кызышмаска, эшкә өйрәтеп үстерде. Әни дә тырыш, сабыр, тыныч кеше иде. Әти үлгәч, яшь кенә көе тол калды, безне тырышып аякка бастырды, укытты.
Укытучы һөнәрен сайласам да, бәләкәй чакта әтием кебек милиция хезмәткәре буласым килә иде. Бәлки әтием Колай авылында туганга, мине дә шушы авылга тартты, гомер юлдашымны очратып, Колай авылында төпләндек.
Әти-әнием белән бик горурланам. Алар бик кешелекле булдылар. 

Улы Рәзиф туган нигезне саклап, гаиләсе белән Борай авылында яши, вахта ысулы белән Ханты-Манси округында коммендант булып эшли. Тормыш иптәше Гүзәлия ашыгыч ярдәмдә хезмәт сала, улы Резван беренче сыйныфка укырга барган. Төп йортның ямен саклап, тырышып яшиләр Шәмсияровлар. Апалары белән бердәм, тату булып, әти-әни истәлегенә тап төшерми гомер итәләр.

Назиф Шәмсияров белән бер вакытта эшләгән отставкадагы милиция полковнигы Наил Мәрданов:

– Мин район эчке эшләр бүлегенә эшкә килгәндә Назиф Сафа улы өлкән лейтенант званиесындә айныткыч начальнигы булып эшли иде. Минем фикеремчә, ул – чын милиционер.  Эшен белеп төгәл үтәүче, кешеләрне яхшы белүче, кыю хезмәткәр иде ул.  Тормыш иптәше Әкълимә апа белән бик матур тормыш корып, кирпечтән йорт салып чыктылар.

Әкълимә апа Назиф сафа улы белән бик горурлана иде. Тырыш гаиләдә балалар да эш сөючән, кешелекле булып үстеләр.

Без, яшь белгечләр, Назиф Сафа улы үрнәгендә хезмәтебезне яхшы үтәргә өйрәндек. Абруйлы хезмәттәшебезнең эшен җитәкчелек югары бәяләп, машина белән дә бүләкләнгән иде. Айныткыч ябылгач, Назиф Сафа улы җинаятьчеләрне эзләү профилактикасының өлкән инспекторы, аннары Бадрак авылында участковый булып эшләде. Кызганычка каршы, гомере дә хезмәт вакытында фаҗигале өзелде.

Халыкка хезмәт итеп, халык өчен яшәүче чираттагы героебыз Назиф Шәмсияровның исеме бүгенге көнне дә хөрмәт белән искә алына. 

Фото гаилә архивыннан.

Автор:Зәһинә Ибәтуллина
Читайте нас