

Күптән түгел “Алга” гәзите битләре аша гәзитнең 1969 ел 28 октябрь санында басылган сабый баланы эзләгән идек. Ниһаять, Гөлнара Марс кызы Мөгаллимова үзен танып, безнең белән элемтәгә чыкты:
– Менә бит ул ничек кызык дөнья: үзеңнең фотосурәтеңне берничә дистә елдан соң гәзит битләрендә күр әле?! Альберт Нуриевич Бакиров кебек бөек кешеләр булмаса бу җирдә, бу фотосурәт бәлки булмаган да булыр иде...
“Бу фотосурәтне төшер-гәндә, сине көлдерер өчен әни белән биедек тә, җырладык та”, – дип искә ала абыем.
Әти белән әнием төп Чалкак авылыныкы булмасалар да, яшьлек еллары һәм олыгайган көннәре шушы авылда үтте. Биш бала тәрбияләп үстерделәр, дөньяның рәхәтен дә күрделәр, ачысын да тойдылар. Шушы биш баланың уртанчысы (фотосурәттәгесе) мин – Гөлнара Гобәйдуллина (кыз фамилиям). Чалкак авылында туып, Чалкак урта мәктәбен тәмамлап, Бөре дәүләт педагогия институтында укытучы һөнәренә ия булдым. Әтием белән әнием укытучы булып эшләгәнгә күрә, бу һөнәр миңа балачактан ук якын булды. Укытучы булырга теләгем тормышка ашты. Бүгенге көндә дә инвалид балалар тернәкләндерү үзәгендә укытучы-логопед булып эшлим. Улыбыз белән кызыбыз да безнең юлдан киттеләр.
Рәхмәтлемен, беренчедән, әтием белән әниемә, туганнарыма, Чалкак авылында элек булган бала табу йорты һәм дәваханә эшчеләренә, балалар бакчасында артымнан йөргән тәрбиячеләремә, белем биргән укытучыларыма.
Бөре дәүләт педагогия институтында эшләп бераз вакыт узгач, тормышыбыз юлы башкалабыз Уфа шәһәрендә дәвам итте. Элегрәк: “Сиңа әле Себер якларында да яшәргә насыйп булачак”, – дигән булсалар, һичбер ышанмас идем. Кешене ризык йөртә диләр бит: эчәсе суым, ашыйсы ризыгым булгандыр, күрәсең, бүгенге көндә Себер якларының һавасын сулыйбыз, оныкларны үстерергә ярдәмләшеп яшибез.
Кеше шундый зат – кайсы якларга барса да, ияләшә, күнегә, яшәргә яраклаша. Тик исән-сау гына булырга язсын. Эшләргә тырышкан кеше беркайчан да, беркайда да югалмый, дип еш кына әйтә торган иде әтиебез.
Әйе, кеше язмышы төрлечә: аның юллары шома да, сикәлтәле дә була. Әле берни аңламаган, алда аны ниләр көткәнен белмәгән яшь сабый дөнья белән танышырга тырыша.
Бәхетле сабый чак, күңелле мәктәп еллары, тиле яшьлек, олыгаю... Елларыбыз тыныч булып һәрбер адәм баласына шушы чорларны матур тормышта үтәргә насыйп булса иде, Ходаем!
Авылым, син бөек илкәемнең
Җанга якын газиз почмагы.
Җылытып яшәр гомер буе безне
Туган җирнең газиз учагы!
Әңгәмәләшкән арада Гөлнара Марс кызы дөнья үзенең кызык кына түгел, кызганыч якларын да күрсәтүен сөйләп үтте. Махсус хәрби операция башланган көннәрдә тормыш иптәше беренчеләрдән булып илебезне саклаучылар рәтенә баса. Контузия, тән җәрәхәтләре алып бер ай элемтәгә чыга алмый ул. Шул вакытларны искә алып Гөлнара Мөгаллимова:
“Балаларын югалткан ата-аналар, иптәшләрен югалткан хатын-кызлар алдында баш иям”, – ди.
Шулай, җир йөзендәге һәрбер кешенең үз тормышы, үз язмышы. Гәзит битләре вакыт машинасы кебек Гөлнара Мөгаллимованы ерак 1969 елга алып кайтып, әти-әниле, гамьсез вакытын исенә төшерергә мөмкинчелек бирде. “Алга”да басылган сабый бүгенге көнне матур, зирәк, ягымлы хатын-кыз, ныклы терәк булырдай тормыш иптәше, яраткан әни һәм өзелеп сөйгән дәү әни икән.
Фото шәхси архивтан.