Җәмгыять
18 сентябрь 2025, 07:46

Яңа указга кул куелды

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров дошман пилотсыз очкычлары турында нинди дә булса мәгълүмат тарату өчен җаваплылыкны күздә тоткан хәвефсезлек чаралары турындагы указга кул куйды. Моннан соң массакүләм мәгълүмат чараларында, интернетта, социаль челтәрләрдә һәм башка мәйданчыкларда республикада Украина дроннары килүе турында фото һәм видео урнаштырырга ярамый.

Яңа указга кул куелдыЯңа указга кул куелды
Яңа указга кул куелды


Башкортстанның иҗтима-гый хәвефсезлек ведомство-ара советы секретаре, респуб-ликаның террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты җитәкчесе Валерий Олейник аңлатканча, “мондый язмалар дошман кулына уйный”.
– Русиядә гражданлык объектларына пилотсыз очкычлар җибәрүче Украина террорчылары төрле челтәрләрдә барлыкка килгәннәрнең барысын да карый, – дип шәрехләде Валерий Станиславович. – Кулланучылар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бастырган фото һәм видео буенча алар шартлаткыч тутырылган пилотсыз очкычның нинди траектория буенча очуын, ул бурычны үтәгәнме һәм төгәл максатка ирешсен өчен икенче тапкыр юнәлешне ничек төзәтергә икәнен ачыклый ала.
Әмма Валерий Олейник икенче тапкыр нәтиҗәләр күпкә җитдирәк булырга мөмкин, дип саный, чөнки «дошман, челтәрләрдән һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан алынган мәгълүмат ярдәмендә, төгәлрәк координатлар яки навигация бирергә мөмкинлек бирә торган мәгълүматларга ия булачак».
Валерий Станиславович кулланучыларга һәм массакүләм мәгълүмат чараларына рәсми чыганаклардан мәгълүматлар сайларга тәкъдим итә.
– Дошманны ким бәяләргә ярамый, –дип уйлый Валерий Олейник. – Ә челтәрдә Украина террорчыларының пилотсыз очкычлары турында теләсә нинди мәгълүмат бирү – димәк, дошманга ярдәм итү.
Шул ук вакытта респуб-ликаның Административ хокук бозулар турындакодексы мондый хәвефсезлек чараларын бозган өчен шактый югары штрафлар күздә тота. Мәсәлән, социаль челтәрләрдә яки мессенджерда дошманның пилотсыз очкычының фотоларын яки видеосын урнаштырган гади кулланучы өч меңнән биш мең сумга кадәр түләячәк, җитәкчегә 10 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салыначак, ә редакциягә 100 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салыначак.

 

 

Автор:Правительство Республики Башкортостан
Читайте нас