Җәмгыять
17 сентябрь 2025, 07:00

Урман – җир өстендәге оҗмах, аны кадерләп саклау һәркемнең изге бурычы

Табигатьнең иң гүзәл һәм бай чорында – сентябрьнең өченче якшәмбесендә урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. “Борай урманы” автоном учреждениесе хезмәткәрләре бу датага, елдагыча, матур эш күрсәткечләре белән килә.

Урман – җир өстендәге оҗмах,  аны кадерләп саклау һәркемнең изге бурычыУрман – җир өстендәге оҗмах,  аны кадерләп саклау һәркемнең изге бурычы
Урман – җир өстендәге оҗмах, аны кадерләп саклау һәркемнең изге бурычы

Коллектив «яшел калкан»ны тәрбияләү, кисү бурычларын тулы күләмдә үти, аларны тергезү, саклау кебек барлык урман хуҗалыгы эшләрен алып бара. Алар тырышлыгы нәтиҗәсендә барлык чаралар үз вакытында башкарыла, дәүләт заказлары тулысынча үтәлә. Урманчыларның эше белән танышу өчен “Борай урманы” автоном учреждение директоры Илдар Хәсәновка мөрәҗәгать иттек.
– Урман да су кебек, кешелек дөньясы өчен иң кирәкле булган яшәү чыганагы. Ул бәһасе булмаган, үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итә торган байлыгыбыз булып тора. Урманнарны саклау, яклау һәм үстерү бурычларының елдан-ел тагын да зуррак әһәмияткә ия булуын без барыбыз да аңлыйбыз. Шунлыктан безнең учреждениедә эшләүчеләрнең эшләре иксез-чиксез. Иң беренче өстән килгән дәүләт йөкләмәләрен тулысынча үтәү безнең хуҗалыкның төп бурычы булып тора. Быелгы елда безнең хезмәткәрләр алдына урманны саклап үстерү, тәрбияләү һәм яңа культуралар булдыру бурычы куелды. Шулай ук урманнарны янгыннан саклау өчен күп кенә чаралар күрелә. Агымдагы елда 123 километрда урманнарны янгыннан саклау өчен махсус траншеялар эшләдек, шулай ук санитар хәлен тикшерү эше дә беренче планда тора. Бу эш исә 280 гектар мәйданда башкарылды. Тоташ санитар кисү эшен 20 гектар мәйданда башкарачакбыз, 95 гектарда урманнарны куллану һәм киләсе елга эшләр башкару өчен урын билгеләнде. Урманнарны сирәкләп тору да төп мәсьәләрнең берсе булып тора. Моның өчен 60 гектар мәйданда эшләр башкарылачак. Шулай ук урманнарны тергезү йөзеннән бу елны сигез гектарда яшь үсентеләр утыртылды. Шуларны тәрбияләү һәм өстәмә утырту эшләре 44 гектарда башкарылды, – ди учреждение директоры Илдар Риф улы, агымдагы елда эшләнгән эшләре белән уртаклашып.
Урманчылыкта ел әйләнәсе эшчәнлек дәвам итә. Максат бер һәм изге: кислород һәм эстетика чыганагы булган яшел байлыгыбызны корытмау, урманда урлауларны булдырмау, агачларны тәртипле кисүне оештыру, киселгән агачлар урынына проект нигезендә дөрес, матур итеп шушы мәйданга туры килгән үсентеләр утырту.
– Көз җитүгә яңа төр эш башлана. Яңа үсентеләр үстерергә агач орлыгы җыя башлыйбыз. Иң беренче булып каен орлыгы, аннан имән, чыршы, карагай, нарат орлыгы өлгерә. Быел исә сигез килограмм орлык җыйдык. Тәртип белән җыелган орлыкны үзенчәлекләренә туры китереп саклыйбыз. Язын инде орлыкларны питомникка утыртабыз, – ди директор Илдар Хәсәнов, эш тәртибен күрсәтеп.
Учреждение хезмәткәрләре агач утырту, аны тәрбияләү, чистарту эше белән генә чикләнми, яшь үсентеләр үстерү белән дә шөгыльләнә. Моның өчен питомник һәм теплицаларда эшләүче бригадалар җаваплы. Ел саен питомникта өч гектар мәйдан җирдә яшь үсентеләр үстерелә. Бу елны питомникта бер гектар егерме сутый җирдә нарат орлыгы чәчелгән, шулай ук теплицаларда 600 меңнән артык төп нарат, чыршы, карагай агачлары үсентеләре махсус кассеталарга утыртылган. Моңарчы агач утырту сезоны өчен йөз мең кассетада үстерелгән һәм бер миллионга якын питомниктагы яшь үсентеләр реализацияләнгән. Бу эшләрдән тыш урманчыларыбыз урманнарны сирәкләү, халык мәнфәгате өчен заявка буенча такта, борыс һәм башка агач материаллары хәзерләү эшләрен дә башкара. Болар исә Чалкак пилорамасында һәм Борай агач эшкәртү цехында башкарыла.
– Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү дә – безнең бурыч. Һәр яугирнең гаиләсенә биш кубометр утынны кисеп, ярып, илтеп бирү бурычы да безнең учреждение эшчеләре иңенә йөкләтелгән. Район буенча бу эш 244 гаиләгә ярдәм йөзеннән эшләнгән. Заявкалар тулыландырылып тора һәм бу эш кичекмәстән дәвам итәчәк. Моңардан тыш үзебезнең министрлык тарафыннан җиткерелгән боерык буенча теләге булган махсус хәрби операциядә кат-нашучыларның гаиләләренә урманнан үзләре әзерләп алу өчен агач бүленә, – ди Илдар Риф улы.
Бу кадәр мөһим эшләр, әл-бәттә, бер генә кешенең хезмәт җимеше түгел икәнен яхшы аңлыйбыз. Әлеге эшләрне башкаруда иң беренче чиратта зур булмаган коллектив хезмәткәрләренең өлеше иксез-чиксез. Көн-төн, ал-ял белән исәпләшми эшли алар. Тирә-ягыбызны яшеллеккә күмгән, дистә еллар буена эшләп хаклы ялга чыккан хезмәт ветераннарының да өлеше бик зур. Язмышын урман хуҗалыгына, аны үстерүгә, саклауга бәйләгән кешеләрнең һәркайсы күңеле, җаны белән табигатькә бирелгән кешеләр. Нәни генә орлыклардан үсен-теләр шытылып, шулар урман була – моны могҗиза дими ни диярсең! Бер могҗиза да үзеннән-үзе генә булмый, әлбәттә. Бу сабырлык сорый торган зур хезмәт, нәтиҗәсен күрү өчен дә дистә еллар көтәргә кирәк. Әлеге өлкәдә намуслы хезмәте өчен атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, атказанган хез-мәт батырлыгы медаленә ия булган Филимон Байметов, Зунил Әфләтунов, Рәүдәт Гәрәев, Азамат Минһаҗевларның урман хуҗалыгында күпьеллык намуслы хезмәтләрен һәм уңышларын санап бетергесез. Шулай ук урман хезмәткәрләре Павел Аттыков, Фәрит Хәмидуллин һәм Әлфир Хәсәнов та үз эшләренең остасы. Аларның тырыш хезмәте нигезендә урманнарыбыз шаулап үсә. Урман хуҗалыгы эшен, әлбәттә, механизаторларысыз күз алдына да китереп булмый. Тракторчылар Азат һәм Фидан Гариповлар, Венер Хуҗин үзләренә йөкләнгән эшне намуслы башкарып киләләр. Учреждениенең төп эшен башкаручы Руфина Әхмәтҗанова, Ирина Вахитова һәм Әнвәр Мусиннарга тиңнәр юк. Алар һәр документ эшен энәдән җепкә үткәреп төгәллек белән башкаралар.
– Агымдагы елда учрежде-ниенең финанс хәлен тулыландыру өчен күп кенә уңышлы эшләр башкарылды. Мәсәлән, зур күләмдә каен миллеге хәзерләнеп, реализацияләнде. Бу исә безнең бюджетка ярыйсы гына табыш булды. Шулай ук сүз уңаеннан теплицадагы эшләрне оештыручы һәм югары уңышларга ирешүче Булат Хуҗинны да телгә алмый китү мөмкин түгел. Чөнки ул кассетада яшь үсентеләр үстерүдә иң тәҗрибәле белгечләрнең берсе. Шулай ук безнең җыештыручы Лүция Шәмсетдинова да уңган хезмәткәрләрнең берсе. Нинди генә өмә булмасын, без бердәм булып башкарабыз, эшлибез. Шуның өчен мин “Борай урманы” автоном учреждениесе хез-мәткәрләренең һәрберсенә олы рәхмәтемне белдерәм, – ди Илдар Хәсәнов.
Белүебезчә, агымдагы ел үзенең койма яңгырлары белән бер яктан урманчылар өчен уңайлы булса, икенче яктан питомникта утау эшләренә нык кына каршылыклар күрсәтте. Шулай булуына карамастан, питомник эшчеләре тырышлыгы белән үсентеләргә уңай тәрбия бирү шартлары булдырылган. Әлеге хуҗалыкның эшләре уңайлы булу исә Бөре урман ху-җалыгы бүлегенең Борай районы буенча участок лесничийлары белән аңлашып эшләү нәтиҗәсе икәнен дә исбатлады учреждение директоры Илдар Хәсәнов.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас