

«Мин күпбалалы гаиләдә өченче булып тудым. Әнием аш-суга уңган иде, чәк-чәк, бәлешләрне оста итеп пешерә иде. Аның янында бөтерелеп, мин дә тәмле итеп пешерергә өйрәнеп буй җиткердем”, – ди әңгәмәдәшем.
Булачак һөнәрен дә аш-су белән бәйли ул. Туган авылы Тукайда башлангыч белем алгач, биш километр ераклыкта урнашкан Зур Бадрак авылындагы мәктәпкә йөреп укуын дәвам итә. Көн дә бер якка биш километр җәяү барып, җәяү кайтып белем ала. Аннары мәктәпне тәмамлап, кулына аттестат алгач, Нефтекамада 59нчы санлы училищеда һөнәри белем ала. Биредә бик тырышып укып, пешекче-кондитер һөнәренә ия була.
Хезмәт юлын Гөлназ Венер кызы Борайда нефтьчеләр ашханәсендә башлый. Булачак тормыш иптәше Колай авылы егете Айдарны да шушында очрата. Ике йөрәк бер булып тибеп, матур гаилә кора. Гөлназга эш урыныннан декрет ялына китәргә туры килә. Бакировлар гаиләсендә беренче балалары Эльвина дөньяга аваз сала. Бәләкәч белән өйдә утырып, балалар бакчасына бирерлек яшькә җиткергәч, Гөлназ хезмәт урынын үзгәртеп райпо системасында эшли башлый. Менә 25 ел инде ул “Яшьләр” кафесының пешекчесе булып хезмәтен сала. Аның кулы белән әзерләнгән һәр ризыкта күңел җылысы барлыгы тоела. Кешедән генә ишетеп түгел, мин үзем дә биредәге кафеда еш кунак. Чынлап та Гөлназ Бакирова пешергән ризыклар телеңне йотарлык. Ә аның өчпочмаклары, салатлары, кабымлыкларының тәмлелеген әйтеп тә, сөйләп тә бетергесез. Биредә һәрвакыт сыйфатлы продукттан гына аш-су әзерләнгәне дә күренеп тора. Моны исә Гөлназ үзе контрольдә тота.
Пешекчеләр турында «эш-ләре җиңел, урыннары җылы, тамаклары тук», дип уйлаучылар бик ялгыша. Алар көне буе аяк өстендә, кызу мич-плитәләр тирәсендә эшли. Нәрсә генә пешерсәң дә, чама һәм вакыт дигән төшенчәләрне дә истә тотарга кирәк. Хезмәте җиңелләрдән булмаса да, Гөлназ Венер кызы пешекче һөнәрен сайлаганга үкенми. «Тәмле ризык исе, клиентларның ихлас рәхмәт сүзләре күңел күтәренкелеге өсти, барлык авырлыклар онытылгандай була. Шулай ук коллективыбызның дус-тату, бердәм булуы да әһәмиятле. Бер-беребезне аңлап, килешеп эшлибез. Җитәкчеләребезнең дә һәрвакыт кайгыртучанлыгын, игътибарын тоябыз. Борай һәм Мишкә районнарының райпо системасы рәисе Ирина Баһманова һәм җәмәгать туклануы җитештерү буенча рәис урынбасары Рима Садыйкова белән бердәм булып эшлибез. Нинди генә мәҗлесме, чарамы булмасын, бергә меню төзеп, продуктларны барлыйбыз. Ә янымда эшләүче Венера апа белән Флүсә – минем олы таянычларым. Мин алар белән 130 кешелек мәҗлесләргә ризык хәзерлим», – ди ул.
Биредә ике дистәдән артык эшләү дәверендә Гөлназ Бакирова үзен җаваплы, тырыш хезмәткәр буларак күрсәтә һәм хезмәттәшләренең, җитәкчеләрнең ихтирамын яулый. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнә.
«Менюда милли ризыкларга өстенлек бирелә. Пешкән казылык, манты, өчпочмак ише нигъмәтләр – безнең кафе ашамлыклары. Аларны заказ буенча пешерергә сорап килүчеләр күп. Бөтен ризыклар табигый һәм экологик яктан чиста чималлардан әзерләнә», – ди Гөлназ ханым. Әйткәндәй, катлаулы милли ашларны әзерләүне үз эшенең остасына ышанып тапшыралар.
Яхшы пешекче – әйбәт пешергәне түгел, ә башкаларны да пешерү серләренә өйрәтә белгәне, диләр. Гөлназ Бакирова да яңа эшкә килгән яшьләрнең остазына әйләнә. Аларга һөнәрнең нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итә.
«Эштә көнозын плитә янында кайнашкан кешегә өйдә ашарга пешерәсе дә килмидер?» – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән. «Яраткан кешеләремне ашату миңа ләззәт бирә, рәхәтләнеп пешерәм», – дип елмая ул. Хуҗабикә өйдәгеләрне дә татар милли ашлары белән сыйларга тырыша. «Коръән ашлары, гаилә бәйрәмнәре туганнар арасында, мул табыннар артында үтә. Мондый чараларга бәлеш-пироглар әзерләвемне махсус сорыйлар», – ди Гөлназ ханым. Аның фикеренчә, тәмле итеп пешеренеп, үз гаиләсен, якыннарын сыйлау – хатын-кызның төп бурычы.
Пешекче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икән? “Пөхтә, эшсөючән, яхшы хәтерле, игътибарлы, – дип җаваплый Гөлназ. – Ә инде ризык тәмле булсын өчен күңелеңне биреп, теләп пешерергә кирәк”.
Тәҗрибәле пешекче һәр ризыкны да үзенчәлекле итеп бизи һәм табынга бирә белә. Чын пешекче булыр өчен талант кирәк, дип юкка гына әйтмиләр шул. Район үзәгендә дә Гөлназ Венер кызы турында «Үз эшенең остасы», «алтын куллы», «пешергән ризыклары телеңне йотарлык», диләр. Гомумән, районда ул дан тоткан пешекче буларак билгеле.
Тормыш иптәше Айдар белән гомер юлында тагын ике балага Камилла һәм Әмиргә гомер бүләк итәләр. Район үзәгендә мәһабәт зур йорт салып чыгалар. Ике уңган бер булып балаларын аякка бастыруда күп көч салалар. Олы кызлары Эльвина шәфкать туташы, Камилла Санкт-Петербургта университетта укый, ә уллары нефтьче булу хыялы белән Уфада һөнәри белем ала. Гөлназ ханым аш-су пешерергә яратуы белән генә чикләнми, ихата тутырып төрле чәчәкләр үстерергә дә ярата. Аның сәләтләре чиксез. Шулай ук тормыш иптәше белән икәүләп балыкка да йөрүне дә үзенең җанына бер ял итеп кабул итә.