

– Безнең әни кешедән көнләшмәде, гайбәт таратмады, мал артыннан кумады, – дип сөйли әниләре турында Гөлшат.
Нарыш авылында күп балалы гаиләдә төпчек кыз булып дөньяга аваз салган Флүрә Муллаәхмәт кызы 40 елдан артык гомерен сатучы һөнәренә багышлый. Бәләкәйдән әти-әнисе аны, кешенекенә тимә, үзеңнекен бирмә, дип тәрбия биреп үстерәләр. Әти-әнисенең төпчеге булгангамы ул ярдәмчел, тырыш, чырыш кыз булып үсә. Иске Бикмәт авылы мәктәбендә сигез класс белем алгач, укуын Борай беренче санлы урта мәктәбендә дәвам итә. Аннары һөнәр сайлау вакыты җиткәч, ике дә уйлап тормый, сатучы булу хыялы аны Борай кибет мәктәбенә алып килә. Бу уку йортыннан соң яшь кызны озын хезмәт юлы көтеп торуын ул вакытта хәтта күз алдына да китерми.
– Бу кибет мәктәбе курсын укып кулыма документ алгач, әти-әнием янына авылга кайттым. Алар авылның иң хөрмәтле кешеләре иде. Авылда гына түгел, тирә-як авыл халкы да аларны хөрмәт итеп ак бабай, бал әби дип йөрттеләр. Әтием дүрт ел сугышта булып, без – балалары бәхетенә исән-имин әйләнеп кайткан.
Сугыш яралары бик тирән булса да, ул беркайчан да үзен жәлләтеп утырмады. Уңганлыгы өчен аны колхоз рәисе итеп тәгаенлиләр, аннары инде бухгалтер булып эшли. Ул вакыттагы дәрәҗәле урыннарда эшләгән әтиемә карап соклана идем. Эчкерсез, дөреслекне яратучы, гадел сыйфатларга ия булган әтием мине дә һәрвакыт кешелекле, ихтирамлы булырга өйрәтте. Шуңа күрә дә дүрт дистәдән артык хезмәт юлымда бер генә кешегә дә авыр сүз әйтмичә, сату эшен төгәл алып бара алуым белән бүгенге көндә мин бәхетле, күңелем тыныч, – дип сөйләде үзенең тормыш юлы хакында Флүрә апа.
Хезмәт юлына аяк баскан Флүрә ханым тәүдә Калмык, аннары Силасау, Зур Бадрак кибетләрендә тәҗрибә туплый. Ул елларда район үзәгеннән азык-төлек, кирәк-ярак әйбер-ләрне җигелгән атка төяп ташуларын Флүрә апа яхшы хәтерли.
– Ул елларда машина юк. Ат җигеп товарга барам, караңгы төшкәнче товар төяп, юлга чыгам. Сабит абый ул вакытта завторг иде. Ул мине “И, балакаем, ничек кайтып җитәрсең инде? Атың тугарылса ни эшләрсең инде”, дип, көяләнеп озатып кала иде. Менә шулай итеп 40 ел сәүдә өлкәсендә эшләгән вакытларым сизелми дә үтеп китте. Шул дәвер эчендә “Сәүдә отличнигы” исеменә лаек булып, хезмәт ветераны дигән исем белән хаклы ялга чыктым, – дип үзенең матур хезмәт юлы белән таныштырды әңгәмәдәшем.
Исәп-хисап эшен төгәл алып баручы һәм сатып алучылар белән җылы мөнәсәбәттә булган сатучы кызны җитәкчеләр тиз күрә. Аны Борайдагы Универмаг кибетенең галантерия бүлегенә эшкә тәгаенлиләр. Яшь кыз өчен бу яңа хезмәт юлы гына булмый, яңа тормышка аяк басу юлы да була. Шушы кибеттә эшләгән дәверендә ул үзенең булачак тормыш иптәшен Фидәрисне очрата. Яшьләр матур гаилә корып, игезәк балалары Гөлшат һәм Ришатка гомер бүләк итәләр. Таҗтдиновлар гаиләсе Борайда күпләргә үрнәк итеп куярлык итеп яши. Гаилә башлыгы Фидәрис ремонт-трактор станциясендә кирәк-ярак белән тәэмин итүче булып озак еллар эшли. Аннары инде үзенең шәхси хуҗалыгында бал кортлары үрчетү белән шөгыльләнә. Хәтта бал кортлары гаиләсенең саны 80 башка җитә. Флүрә апа инде декрет ялыннан соң да үзенең яраткан һөнәренә кире кайтып мебель кибетендә, аннары инде хаклы ялга чыкканчы райпо системасындагы “Ветеран” кибетендә эшли. Тик шунысы кызганыч, матур түгәрәк тормышның моннан ун ел элек чите кителә. Типсә тимер өзәрдәй гаилә башлыгы Фидәрис абый кинәт чирләп, мәңгелек йортка күчә. Гел бергә, янәш булган кешесен югалтуны Флүрә ханым авыр кичерә. Бу вакытта инде аңа терәккә балалары, оныклары килә. Ике оныгы Динар һәм Вадим югары уку йортларында белем алса, Гөлшатның кызы Лилиана ике югары уку йортын да кызыл дипломга бетереп, бүгенге көндә үзе сайлаган һөнәре буенча эшли.
Флүрә апа үзе бик нечкә күңелле кеше. Шулай булса да дөньядан ямь һәм тәм табып яши белә. Төп йортның утын сүндермичә, бакча карап, аллы-гөлле чәчәкләр үстерергә ярата. Чәчәкләр дә бит бөтен кеше кулыннан үсми. Алар эчкерсез, сабыр холыклы кешеләрдә генә шау чәчәктә утыралар. Шуңа күрә Флүрә апаның бакчасы аның эчке һәм тышкы тормышын сурәтләп тора. Ә өй алдында утырган пар юкәләр Флүрә апа өчен аерым бер тарих булып тора.
– Өй алдына ике пар юкә алып кайтып утыртты Фидәрисем. Киявем Владислав баянда өздереп уйнап “Кисмәгез сез юкәләрне, чәчәк аткан чагында” дип җырлавы күңелемдә уелып калды. Без Фидәрис белән ел саен шушы юкәләрнең шау чәчәкләрен күреп шатланып яшәдек. Инде юкәләр зур агачка әверелде. Алар минем Фидәрисемнең төсе булып торалар. Шулай ук ел саен күкрәп чәчәк аталар, аның бал кортлары да бал җыярга шунда киләләр. Бу агачлар минем сердәшләрем, киңәшчеләрем дә, – дип өй алларында үсеп утырган юкә агачлары турында сөйләде хуҗабикә.
Әйе, Флүрә апа көчле рухлы хатын-кыз. Ничек кенә булмасын, ул үзенең авырлыкларын кешегә салмый, балаларын, туганнарын һәрвакыт ачык йөз белән каршы алып, озатып кала. Күршесе Ләйсән дә үз кызы кебек. Флүрә апа дип өзелеп тора. Шулай булмый ни, чөнки Флүрә Муллаәхмәт кызы үзе шундый ягымлы, ярдәмчел кеше бит.