Җәмгыять
12 сентябрь 2025, 05:29

«Алга»ның 95 герое. 42. Әхмәт Закиров

2025 ел – илебез өчен аеруча әһәмиятле ел. Быел без  Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгелибез. Әлбәттә, “Алга”ның 95 геройлары арасында якташыбыз, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы яугире, укчылар полкының взвод командиры, гвардия лейтенанты Әхмәт Закир улы Закиров та булуы урынлы булыр.

Фото интернеттан алынды.Фото интернеттан алынды.
Фото интернеттан алынды.

Аның турында язманы “Алга”ның 1965 елның 11, 16 апрель, 44-45 саннарында таптым. Язма “Кәшкәләү бөркете” дип исемләнгән, авторлары Файк Мөхәмәтҗанов, Гәрәй Әмиров (орфография һәм пунктуация саклана). Бу мәкаләдә дөнья тарихында иң зур сугышларның берсе булган Днепр өчен сугыш вакыйгалары тасвирланган.

“Яңа Уфа нефть эшкәртү заводы. Шушы гигант предприятиедә йөзәрләгән алдынгы кешеләр эшли. Алар, катлаулы технологик процесслар ярдәмендә нефть чыгаручылар, җир-ананың куеныннан сыгып алган “кара алтын”ны автомобильләргә, трактор һәм самолетларга җан бирүче “машиналар канына” әйләндерә.

Әнә, компрессорларның сулыш алуын тыңлап, илле яшьләрдән узган урта буйлы берәү цех буйлап атлый. Тышкы кыяфәте белән башкалардан бер ягы белән аерылмаган бу кеше Әхмәт Закиров булыр. Ул Башкортстанның Борай районындагы Кәшкәләү авылында туып үскән. 1921 елда, әтисе тиф авыруыннан үлеп калгач, ишле семьяны тәрбияләү өчен көтү көткән. 1929 елда, “Кызыл Чишмә” колхозы оештырылгач, әнисе риза булмаса да, бер үзе артельгә член булып кергән. Аннан шахтада эшләгән, армиядә хезмәт иткән. Бөек Ватан сугышы фронтларында ул рота командиры булган. Хәзер персональ пенсионер.

Төнге бәрелеш

Эх, бу сентябрь төннәре! Күзгә төртсәң дә күренмәслек. Төнне өшетеп, җанны көйдереп, сибәләп кенә вак яңгыр ява. Солдатларның киемнәре лычма су. Патронташлардагы патроннар, билләрдәге гранаталар, мылтык-автоматлар таш кебек авырайган. Кирзы итекләрнең ничә көннәр инде кипкәне юк. Шулай да солдат алга атлый. Мәсхәрәләнгән туган җире өчен дошманнан үч алу теләге аңа тынгы бирми, күңелендәге нәфрәт уты тукталмаска кушып әйди дә әйди.

Алда Украинаның Чернигов шәһәре. Аңа барып җитәргә сигез генә километр калса да, җиңел түгел шул. Шәһәр читләрендә авыллар бар. Шуларны фашистлардан коткармый торып, шәһәрне азат итү хакында уйлап та карама. Дошман да йокламый. Мөһим стратегик пунктны кулыннан ычкындырмас өчен көч туплый. Бер Толстолист авылы тирәсендәге чокырларда гына да 300 дән артык танк тупланган, ә җанлы көч, бүтән кораллар күпме...

76 нчы укчы гвардия дивизиясенә Черниговны алу һәм Днепрга чыгу бурычы куелган. Дивизиянең 239 нчы полкы шәһәрдән көньяктарак яткан шушы Толстолист авылыннан дошманны бәреп чыгарыга тиеш. Авыл тирәсендәге танкларны тар-мар иткәндә, аның аша үтүче олы юлны кулга эләктергәндә, дошман шәһәрне тотып тора алмаячак.
Караңгы төн, шомлы төн. Иләктән үткәргәндәй сибәләп кенә көзге вак яңгыр һаман ява. Полк авылдан ярты гына километр ераклыктагы зиратка килеп җитте дә җиргә ятты. Беренче батальон гына тавыш-тынсыз авылга керде. Аның составында Әхмәт Закировның беренче ротасы да бар.

Бер йорт артыннан икенчесе штурмлана. Фашистлар урнашып алган йортларның тәрәзәләреннән эчкә ыргытылган гранаталар гөрелдәп ярыла, ярчыклап сызгырып оча. Көзге яңгырга пуля яңгыры кушыла. Немец солдатлары эчке ыштан, күлмәкләрдән урамга сибелә дә, утлы яңгырга эләгеп, кыркылган үлән кебек егыла.

Ул арада күккә ракеталар күтәрелә. Алар ярсыган солдатларны ятырга мәҗбүр итә. Чү, чокырларга яшеренгән танкларның моторлары гүли башлады түгелме соң?

Әхмәт Закиров, кәртә аша сикереп, кукуруз бакчасына кергәнен сизми дә калды. Нәкъ шул минутта урамны ракета яктыртты. Карасаң, юл уртасында немецларның штаб машинасы тора. Әхмәт билендәге гранатасын тартып чыгарды да, аны машинага ыргытты. Ләкин эш ул уйлаганча ук килеп чыкмады. Граната ярылса да машина янмый калды.
“Нәрсә эшләргә?” Таң сызылып яктыра башлаганчы машинаны юк итәргә иде бит әле”, – тип уйлады Әхмәт. Үзе кесәләреннән шырпы эзли башлады. “Яңгырда юешләнеп эштән чыкмаган гына булса ярар иде...”

Закиров пычрак яра-яра, түше белән шуышып, машина янына килеп җиткәндә, таң ата башлаган иде инде. Ярый әле машинаның бензины ярдәм итте. Шырпы сызып җибәргән иде, гөлт итеп кабынды да ялкын теле машинаны яларга тотынды. Әхмәт кире кукуруз бакчасына китәргә булды. Күкрәгенә ятып, бер-ике адым гына алга омтылган иде, әллә кайдан каршысына танк килеп чыкмасынмы. Пулеметыннан ут яудырып туп-туры Әхмәт өстенә килә. “Кайда барырга? Машина кырында калып булмый, алда танк, әллә әҗәлем җиттеме”, – дигән уй яшен тизлеге белән башыннан үтеп китә аның. Ул уң кулы белән билендәге танкка каршы гранатаны тартып чыгара. Һәр секундның язмышны хәл итүе ихтимал иде. Кече лейтенант кисәк җирдән күтәрелде дә кизәнеп танкка гранатасын ыргытты. Җир тетрәнгәндәй булды, һәм машина бер як гусеницасында әйләнгәндәй итте дә, тынып калды.

Ләкин фашистларның көче күп. Һушларына килеп, алар батальонны камап алды. Тиз-тиз генә окоплар казып ятырга, оборонага күчәргә туры килде. Авылда көн буе ике якның да автоматлары, пулеметлары тыкылдады. Шулай да үз хәленең яхшыдан түгеллеген аңлап алган дошман Днепрга табан чигенә башлады. Артиллерия арттан снарядлар яудыра башлагач, безнең солдатларга җан кергәндәй булды. Зираттагы батальоннар килеп җитеп, фашистларның кулчасын өзгәч, солдатлар окопларыннан күтәрелеп, “ура” кычкыра-кычкыра, дошманны куып алып китте.

Әхмәт Закировның ротасы авыл өчен барган шушы сугышларда өч йөзләп гитлерчыны, берничә танкны юк итте. 76 нчы девизия Чернигов шәһәреннән дошманны бәреп чыгарды.

Кич белән роталар, батальоннар сафка тезелде. Полк командиры гвардия полковнигы Андрусенко солдат һәм офицерларны зур җиңү белән котлады һәм батырларның күкрәгенә Советлар Союзының орденнары, медальләре беркетелде...

...Караңгы төн, авыр көн шулай үтте. Девизия Чернигов шәһәре исемен алды. Батырларны данлап Мәскәү салют бирде.

Шаулый Днепр дулкыннары

Сентябрь яңгыры эчне пошырып һаман сибәли. Әхмәт Закиров ротасы Днепр буендагы карагай урман арасында ял итә. Һәр солдат тиздән каты сугышлар булачагын сизенә. Шулай да күңел күтәренке.

Закировны полк штабына чакырттылар. Полковник Андрусен-ко белән комдив аны картага караган килеш каршылады. Кырларында штатча киенгән бер карт та бар. Аның хакында Закиров партизандыр, ахрысы, дип уйлады. 

– Сезнең кушуыгыз буенча кече лейтенант Закиров килде, генерал иптәш!

– Яхшы, бик яхшы! – Генерал аны башыннан аягына кадәр күз йөгертеп тикшереп чыкты. 

Озак кына сөйләштеләр. Закиров ротасының Днепрны кисеп, уң як ярда плацдарм алырга тиешлеге, ротага танкка каршы көрәшүче взвод һәм рация, 5-6 станковый пулемет беркетелүе хакында әйтелде. Азактан полковник уң як ярдагы дошман ныгытмалары турында җентекләп сөйләде һәм:

– Елганы салларда чыгарга туры киләчәк. Авылдан бүрәнә ташыгыз да саллар бәйләгез. Хәзерлекнең барышын миңа хәбәр итеп торыгыз. Бу иптәш уң як ярдан. Ул бу җирләрне яхшы белә. Сезне озата барачак, – дип карт белән Әхмәтне таныштырды.

Карагай урманына авылдан бүрәнә китерелде, саллар эш-ләнде. Өч көймә дә табып алдылар. Закиров һәр салны, көймәне җентекләп тикшереп чыкты да солдатларын барлады. Сумкаларда өч тәүлеккә җитәрлек азык. Патронташлар тулы патрон. Пулеметлар, автоматлар тазартылган, рация эшли. 

Әзерлек беткәч рота командиры Закиров җыелыш үткәреп, алда торган бурычларның ниндиерәк икәнлеген бөтен ротага аңлатып бирергә булды. Аның фикерен парторг та хуплады. Рота юан карагай төбенә җыелды. Әхмәт гимнастеркасын төзәткәләп, погоннарын көйләп солдатлары алдына чыгып басты.

– Иптәшләр, – дип  сүз башлады ул, – Туган илебезне фашист илбасарларыннан коткару өчен сез күп тапкыр батырлыклар эшләдегез. Шулай да канлы көрәш бетмәгән әле. Безнең ротага, Днепрны кисеп, уң якта плацдарм алу бурычы йөкләтелде.

Әхмәт сөйләвеннән туктады да, солдатларга ни әйтерсез, дигәндәй, бер аз карап торды. Аларның йөзләре җитди, коралларын кысып тотканнар да, тын гына утыралар.

Командир сүзен дәвам итеп, нинди юллар белән елганы кичәргә, уң як ярга чыккач ничегрәк хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлатты һәм сораулар бармы? дип сүзен бетерде.

– Сүз бирегез, – диде кемдер.

– Рәхим итегез!

Рота алдына урта яшьләрдәге солдат чыгып басты.

– Дуслар, – диде ул, – бурыч авыр, ләкин аны үтәп чыгарга кирәк. Днепрны кичми торып, фашистларның башына җитеп булмаячак.  Шушы сугышларда һәлак булып калсам, мине партия члены итеп санагыз. Үләрмен, ләкин бер алдым да чигенмәм. 

Тын гына утырган рота гөж килеп алды. Аннан солдатлар бер-бер артлы чыгып иптәшләре алдында ант бирде. Парторгка кыска гына протокол язып, солдатларның теләкләрен теркәргә туры килде.

Җир өстенә каракучкыл канатларын җәеп, көзге караңгы төн килгәч, саллар белән көймәләр, карагайлар арасыннан чыгарылып, Днепрга төшерелә башлады. Кисәк дошман ягыннан атылган ракеталар елга өстен балкытты. Пулялар суны шадралады.

Команда бирелде. Саллар белән көймәләрнең ярдан кузгалып китүе булды, дошман өстенә гүләп снарядлар оча башлады. Закиров рация аша полковник белән бәйләнеш тота. Ярдан эчкәрәк кергән саен, пуля яңгыры көчәя. Сафтан чыккан солдатларның куллары, ишкәкләргә беркетеп куелгандай, хәрәкәтсез торып кала, я асылынып төшә. Суга сикереп салларны сөйриләр. Уң як ярга якынлашкан саен ишкәкләрнең, йөзүчеләрнең саны кими. Мина, снарядлар ярылуыннан су фонтаннары югары күтәрелә. Инде ярга барып җитәбез дигәндә генә, ут валына очрап, ротага кире борылырга туры килә.

Ләкин бу чигенү вакытлыча гына иде. Данлы “Катюша” лар эшкә кушылу белән, рота тагын да алга омтыла һәм елганың уң ярына чыгып җитә. Беренче кичү вакытында көймәдән төшеп суда яшеренеп көткән сержант Андриев “ура” кычкырып солдатларны каршы ала. Тик кенә ятмаган. Судан башын гына чыгарып ныгытмаларны, ут нокталарын өйрәнгән. Дошман өстенә рота лавадай ташлана. Закиров бер төркем солдатлар белән башта телефон трубкасына нидер кычкыручы связистны, аның кырында утка баскан мәче кебек тыпырчынучы оберлейтенантны юк итүгә ирешә. Аннан бер траншея линиясе артыннан икенчесе тазартыла. Граната ярчыкларының сызгыруы бер генә секундка да тынмый, штыклар хәрәкәткә китә, пулемет-автоматлар ут бөркеп тыкылдый. Берничә сәгать үтүгә зур гына плацдарм яулана. Җиңү белән дәртләнгән

Закиров рация аша:

– Плацдарм булды, полковник иптәш! – дип командирына рапорт бирә. Иртә белән полкның подразделениеләре елганы кичеп уң ярга чыга башлый.
Шушы батырлык өчен ротаның күп кенә сугышчыларына Советлар Союзы Герое  исеме бирелә. Алар арасында Кәшкәләү бөркете, рота командиры Әхмәт Закиров та бар иде.

***

Цехтагы компрессорлар сулышын тыңлый-тыңлый машинист  Әхмәт Закиров атлый. Элекке батыр сугышчы тыныч тормыш шартларында җидееллык адымнарын тизләтә һәм дусларына юл күрсәтеп алдан бара. Закировның портреты исә үзе хезмәт иткән соединениенең стендында данлы еллар, данлы юлларның истәлеге итеп саклана һәм яшь содатларны Туган ил алдындагы бурычны намус белән үтәргә чакыра.

Днепр елгасы аша чыкканда күрсәткән батырлыгы өчен 1944 елның 15 гыйнварында Әхмәт Закиров Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Сугыштан соң Уфада яши, нефть эшкәртү заводында машинист булып эшли. 1988 елның 29 мартында вафат була. 75 немец солдатын һәм офицерын, өч танкын, бер бронепоездын һәм бер штаб автомашинасын юк иткән чираттагы героебыз Әхмәт Закиров берсүзсез зур хөрмәткә лаек!

Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА
Читайте нас