Җәмгыять
11 сентябрь 2025, 07:00

Сикәлтәле гомер юлында сынмаган, сыгылмаган

Төрлесе бар кешенең. Берәүләр юк-бар сәбәпне сылтау итеп зар еласа, икенчеләр тормыштан канәгать булып, килер көннәргә якты өметләр баглап, олы максатлар куеп яши. Өстәвенә, өлкән яшьтә булуына карамастан, җир җимертеп йөри, гөрләтеп дөнья көтә. Борай авылында яшәүче Гөлсинә Нурмөхәмәтова да шундыйлардан – һичкайчан да төшенкелеккә бирелмичә, һәр туган таңга сөенеп яши.

Сикәлтәле гомер юлында  сынмаган, сыгылмаганСикәлтәле гомер юлында  сынмаган, сыгылмаган
Сикәлтәле гомер юлында сынмаган, сыгылмаган

Аңа карап сокланырлык, күп нәрсәгә өйрәнерлек, әллә күпме тормыш тәҗрибәсе алырлык. Гомере буе хезмәттән, тәрәз төбе тутырып гөлләр, мал-туар, кош-корт асраудан, бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерүдән ләззәт алды. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип дөнья көтүен дәвам итә.
Ә бит тормыш үзен бер генә дә иркәләми. Төрле авырлыклар, кайгылар биреп, балачагыннан ук сыный башлый. Шулай булуына карамастан, ул сынмый-сыгылмый.
Яңа Бикмәт авылында яшәүче Мәүлиха һәм Миңне-гали Гарифуллинар гаиләсендә унынчы бала булып туа Гөл-синә. Икенче сыйныфта укыган чагында ук тормыш аны үзенең ачы җилләре белән сыный башлый. Әнисе кинәт кенә авырып китеп, мәңгелек йортка күчә. Әнисез балаларны багу бик авыр булган ата кешегә янә өйләнергә туры килә. Ул Чалкак авылыннан Канифә исемле кызны ала. Олы йөрәкле, ятим калган балаларга әни булырга килгән Канифә апа аларга үги әни түгел, ә үз әниләре кебек була. Чөнки нинди генә вакыт булмасын ул аларны үз балалары кебек тәрбия бирә, кимсетми үстерә.
– Хәтта әти әрләгән чакта да үги әниебез безне һәрвакыт яклап, алар алай итмәде, мин кушкан идем, дип яклап чыкты. Безгә ул үги әни кебек тә түгел иде. Гел хөрмәт иттек, ул да безне яратты. Нинди генә хәлдә калсак та, ярдәмчебез, киңәшчебез иде, – дип искә алды Гөлсинә Миңнегали кызы үзенең балачак елларын.
Туган авылында сигез класс белем алган яшүсмер кая барырга да белми йөргән вакытында Павлодарда яшәүче бертуган апасы Мөршидә аны үзенең янына чакыртып ала. Яшь кыз, ике дә уйлап тормый, туганы янына юл тота. Анда ул сатучылар хәзерли торган алты айлык курсын тәмамлап, эшкә урнаша. Эш тә бар, апасы да янында, яшәргә дә урыны бар. Шулай булуына карамастан, туган авылына карата сагыну хисен баса алмый ул. Апасы янында ике ел эшләгәннән соң туган авылына кире кайта һәм райпо системасына эшкә урнаша. Яшь кызга күз атучы егетләр дә күп була. Әмма ләкин Чалкак авылыннан Риф аны беркемгә дә бирми. Менә шулай итеп яшьләр гаилә коралар. Икесе дә тырышып урындагы колхозда төрле эштә эшлиләр. Бер-бер артлы ике кыз – Эмма белән Эльза дөньяга аваз сала. Матур гына гаиләле булып яшәп ятканда язмыш җиле аларны сынауга салып, икесен ике якка аера. Гөлсинә Миңнегали кызы тагын да язмыш сынауларына бирешми алга атлый. Бик күп авырлыклар кичереп, Казахстанда да эшләп, янә кире кайта. Бу юлы инде Борайга кайтып эшкә урнаша. Тырыш, уңган, булдыклы ханымны буйдак егетләр дә тиз күрә. Роберт Хәсән улы аны үз тиңе итеп, гаилә кора. Гаилә җепләрен ныгытып уллары Радмир дөньяга аваз сала. Нурмөхәмәтовлар гаиләсе район үзәгендә матур йорт салып, ирле-хатынлы тырышып, гомер кичерәләр, балалар үстерәләр.
– Күпне күрдем, күпне кичердем. Аллага шөкер, Ходаем сабырлыклар бирде. Түздем, – ди ул үзе.
Әйе, чынлап та язмыш аны өсте-өстенә сынавын дәвам ит-кән. Олыгаеп, матур гына яшәп яткан чагында уллары Радмир каты авырудан мәңгелек йортка күчә. Аңардан соң ике ел да булмый гаилә башлыгы да гүр иясе була. Менә шулай бер-бер артлы ачы кайгы Гөлсинә Миңнегали кызы ишеген шакып кына тора. Аның белән әңгәмә корып, аралашып утырган вакытта мин аның көчле рухлы, авырлыкларга бирешмичә, тормыш юлыннан горур атлап бара белүенә сокландым. Бүгенге көндә олы яшьтә булуына карамастан, өй эшләрен үзе башкара. Улын хәтерләткән оныгы Радмиланың барлыгына шатланып, аны тәрбияләүдә яр-дәмләшеп яши.
Гөлсинә Нурмөхәмәтованың капкасын ачып керү белән тәүдә гөл-бакчасы каршы ала. Һәр елны ул ихата алдын тутырып аллы-гөлле чәчәкләр үстерә. Уңган кешенең эше башка шул. Аның пешергән камыр ризык-лары да телеңне йотарлык, күңел җылысын биреп, төрле төстәге җепләр белән бәйләнгән оекбашлары да күзнең явын алырлык, өздереп вятский гармунында уйнавы өзәкләрне өзә. Ул биш яшеннән башлап сәхнәләрдә чыгыш ясый. Район үзәгендә узган төрле чараларны гармун моңына чорный. 42 елдан артык хезмәт стажы булган Гөлсинә Нурмөхәмәтова язмыш сынауларына бирешмичә, намус белән үтә хезмәт юлын. Моны исә аның сандык төбендә саклаган бер төргәк Мактау грамоталары исбатлап тора.
Ә без, үз чиратыбызда, Гөл-синә Миңнегали кызының тыныч картлыгына, чиста-пөхтә йорт-җиренә, иң мөһиме – аңа карата булган кадер-хөрмәткә куанып кайттык.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас