

Наркотик чараларның законсыз әйләнеше өлкәсендәге җинаятьләр өчен җаваплылык, балигъ булмаганнарның акчалата бүләкләү өчен «закладчик» һәм «курьер» сыйфатында чыгыш ясау фактлары өчен нинди җәза каралуы буенча район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү төркеменең өлкән оперуполномоченные, полиция лейтенанты Динар Даутовка мөрәҗәгать иттек.
– Районда наркотиклар һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрне ачуга, наркотиклар сату белән шөгыльләнүче затларны ачыклауга юнәлдерелгән эш даими алып барыла. Мәсәлән, республика буенча 8-17 сентябрь көннәрендә “Мәк–2025” оператив профилактик операциясе узды. Район халкы наркотикларны сату урыннары хакында полициягә хәбәр итәргә мөмкин. Шул рәвешле райондашлар наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә өлеш кертә алачак. Әгәр халыкка наркотиклар куллану яки тарату фактлары билгеле булса, алар бу хакта 2-19-38 яисә 89997426510 телефон номерлары буенча хәбәр итә алалар.
Шулай ук наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендәге хокук бозулар өчен җаваплылык турында да искәртәсе килә. Наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз тарату өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. РФ Административ хокук бозулар турында Кодексының 6.8, 6.9 маддәсе нигезендә наркотик матдәләрне һәм аларның аналогларын законсыз тараткан өчен штраф яки кулга алу каралган. Ә наркотик матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз сатып алган, саклаган, саткан, юкка чыгарган яки кулланган очракларга карата РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсе нигезендә кулланыла. Наркотик матдәләрне куллануга тарткан өчен җинаять җаваплылыгында 3 елдан 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза каралган. Әгәр наркотик матдәләр куллануга балигъ булмаганнар тартыла икән, гаеплегә тагын да катгыйрак җәза – 10 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү билгеләнергә мөмкин.
Әлеге афәткә каршы барыбыз бергә көрәшү күпкә нәтиҗәле һәм үтемлерәк. Наркотиклар сату, тарату һәм куллану турындагы мәгълүмат теләсә кайсы вакытта кабул ителә.
Шулай ук наркотикларның сәламәтлеккә, кешенең психологик хәленә йогынтысы турында район үзәк дәваханәсенең психиатр-наркологы Гүзәл Шәймиева белән сөйләштек.
– Наркотикларның йогынтысы – куллануның тискәре нәтиҗәләренә кагылышлы зур мәсьәлә. Әмма наркотик матдәләрне куллануның конкрет йогынтысы турында мәгълүматның түбән булуы – авыру таралуның төп сәбәбе. Наркотикларның организмга ничек йогынты ясавын белү, наркотикларга бәйлелекнең физик, психик сәламәтлегенә, танып белү процессларына, сәләтләренә карата нинди нәтиҗәләр көтүен аңлау мөһим.
Наркотикларның эчке органнарга йогынтысы
Табигый яки синтетик наркотик матдәләр – кеше организмын җимерә торган агу. Куллану башланганнан бирле алар метаболизмның бер өлешенә әверелә һәм биохимик, эндокрин процессларга сизелерлек йогынты ясый (югыйсә наркотиклар көчле психотроп эффект бирмәс иде). Шуңа күрә психик йогынты – куллануның бердәнбер нәтиҗәсе түгел, наркотиклар йогынтысына органнарның һәр системасы дучар ителә.
Наркотикларның үпкәләргә йогынтысы
Сулыш системасы тискәре йогынтыга авыру наркотик тартканда гына дучар ителми. Тәмәке тартканда сумала, агу, корымның үпкәгә эләгүе дә – бердәнбер тискәре нәтиҗә түгел.
Наркотикларның йөрәккә йогынтысы үзенчәлекләре
Наркотиклар нерв системасына ничек йогынты ясый
Тәннең барлык процессларын көйләүдә баш миенең ролен бәяләп бетергесез. Агу кергәндә организм кан тамырларының кискен тараюы белән реакциягә керә: баш миен интоксикациядән сакларга тырыша. Спазм функцияләрнең вакытлыча саклануын тәэмин итә, ләкин агу белән бергә мигә файдалы матдәләр һәм кислород керми башлый. Гипоксия нерв күзәнәкләренең үлеменә китерә, баш миенең метаболитик процесслары бозылу вәзгыятьне катлауландыра.
Ашкайнату белән ниләр бара: наркотикларның ашкайнату системасына йогынтысы
Наркотиклар кабул иткәндә ашказаны-эчәк тракты функцияләренең начарая, регуляция процесслары кысыла; ферментлар, ашказаны согы җитештерүне кими; эчәклекнең мотор функцияләре бозыла. Наркотиклар куллану аппетитның кимүенә, азыкны үзләштерүнең начараюына, спазмнар, хроник эч катуга китерә. Бу витаминнар, микроэлементлар кытлыгына, организмның агулануына китерә.
Бавыр – наркотик кулланганда «сугуны кабул итә» торган беренче орган, шуңа күрә вакыт узу белән ул үзенең функцияне начар башкара башлый. Барлыкка килгән токсиннар кан белән бөтен организм буйлап тарала, наркотикларның таркалу продуктлары белән агулану дәвам итә.
Наркотикларның репродуктив системага йогынтысы. Наркотикларның җенес органнарына карата йогынтысы һичшиксез – наркоманның баласыз калу мөмкинлеге бар. Хәтта авырга узып та, чирле нәсел туу куркынычы бик зур. Импотенция, аменорея (күремнәрнең тукталуы), җенси теләкнең кимүе – наркотикларны озак вакыт куллануның киң таралган нәтиҗәләре. Наркотикларның кеше нәселенә зарарлы йогынтысы нәрсәдә? ВИЧ белән авыруның төп сәбәбе – наркотикларны инъекцион куллану. Абстинент синдромы тәэсирендә авыру «хәвефсезлек техникасы», хәтта йогышлы авыруларны кисәтү кагыйдәләре турында белеп тә тә оныта. Яшьләр арасында наркотиклар куллану һәрвакыт коллектив рәвештә башкарыла, шуңа күрә теләгән һәркемнең бер тапкыр кулланыла торган инструменттан файдалануы – киң таралган күренеш. Икенче куркыныч –С гепатиты. Йогышлы авырулар җенси юл белән күчә.
Наркотикларга бәйлелек белән эшләү – катлаулы эш, шуңа күрә дәвалау этаплап башкарылырга тиеш.
Наркотик матдәләр элек-электән үк хәвеф чыганагы булып торган. Һәр чорда да аларга каршы аяусыз көрәш алып барылган, куллануны тыю турында карарлар кабул ителгән. Хәзерге вакытта психоактив матдәләр белән мавыгуның балигъ булмаганнар арасында киң таралуы аеруча хәвефле. Алар физик торышка да, рухи халәткә дә тискәре йогынты ясый; кешенең үз-үзен һәм тирә-юньне аңлау сәләтен, кәефен үзгәртә, психик авыруга китерә.
Ата-аналар һәм балалар начар юлга кереп китмәү өчен тәү чиратта көчле ихтыярлы, намуслы, хезмәт сөючән, үз тормышыңа җаваплы булырга тиеш. Кеше кечкенәдән үк исерткеч, тәмәке, психоактив матдәләрнең никадәр зыянлы булуын аңлап үссен иде.