Җәмгыять
9 Сентября 2025, 10:29

Тиздән Башкортстанда яшәүчеләрне өстәмә озын ял көннәре көтә

Республика халкы октябрь һәм ноябрь айларында өстәмә ял итә алачак.

Октябрьдә Республика көнен бәйрәм итү 11 октябрь шимбәсеннән 13 октябрь дүшәмбесенә күчерелә.

Ноябрь бәйрәмнәре халыкка өч көн өзлексез ял китерәчәк. Халыклар бердәмлеге көне 4 ноябрь сишәмбегә туры килә, шуңа күрә 1 ноябрь ял көне шимбәдән 3 ноябрь дүшәмбегә күчерелә. Бу 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр ял итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас